Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сез һәрчак безнеке

11 март көнне 38 китап авторы, шагыйрә Клара Булатованың иҗатын яратучылар Чаллы үзәк китапханәсенә аңа 75 яшь тулу уңаеннан оештырылган очрашу кичәсенә җыйналдылар. Анда шагыйрәнең каләмдәш дуслары, укучылары, аның белән тыгыз элемтәдә торган әдәбият һәм сәнгатъ эшлеклеләре дә катнашты. Алар юбилярга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, Клара...

- Аякларым йөгереп китмәсә дә, телем бөтенләй үк ачылып җитмәсә дә, кулым авторучканы юньләп тотмаса да - сезне күргәч, терелеп кайтып китәрмен ахрысы, дигән өмет белән сәхнәгә күтәрелергә батырчылык иттем, - диде Клара Булатова кичәгә килүчеләрне сәламләп.

Язучы-публицист Айдар Хәлим үз чыгышында:

- Клара шигърияткә каеннар күләгәсендә ял иткән һәм иҗат юлына, көрәшкә аяк баскан образны алып керде. Без алтмышынчы еллар уртасында Казан университетында бергә уку бәхетенә ирештек. Бер чорда язучы буларак дөньяга чыктык, һәм үзебезнең бурычларны үтәп инде картлыкка килеп җиттек. Шушы хәлдә дә, син һаман иҗат итәсең, безгә бүгенгедәй бәйрәмнәр оештырасың,- дип, аңа соклануын җиткерде. " Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова:

- Айдар абый Хәлимов Клара Булатованы халык шагыйрәсе, Тукай премиясе лауреаты дип атады. Ә мин, шуларга өстәп, Клара Булатова ул керәшен шагыйрәсе, дип әйтәм. Керәшеннәр аны үзебезнеке, дип кабул итәләр.Чөнки Клара Гарифовна Сарман районы Ләке авылында, сугыштан соңгы авыр елларда, ләкелеләр белән бер телем икмәкне бүлешеп, керәшеннәр арасында үскән кыз. Күптән түгел аның "Келәү" дигән китабы дөнья күрде. Бу - һәрбер керәшен семьясында булырга тиешле өстәл китабы. Анда язылган геройлар барысы да Ләке керәшеннәре, миңа да яхшы таныш кешеләр. Клара Булатова 20 ел элек авылдашы, классташы Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) җитәкләгән "Керәшен сүзе" газетасын да күтәреп алган кеше. Шуннан бирле бергә иҗат итәбез. Аның керәшеннәр үзләре дә оныткан бик күп кызыклы әйберләр турындагы язмалары безнең "Туганайлар" газетасында басыла тора. Узган санның беренче битендә әле генә табадан төшкән "Май чабу"га багышланган шигыре урын алды, - диде һәм редакция һәм газета укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуга килүчеләр Клара апаның әле дә сафта, һаман да шундый күркәм булуына сөенеп, җылы хисләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы Клара Булатова язучы