Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Новиков: "Тормышчан спектакль куясыбыз килде"

Ару гына торасызмы?

Сергей Новиков, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе:
- Яңа туган көнгә сөенеп, үткәненә шөкер итеп, ә киләчәккә инде өмет белән, дигән шикелле, ару гына яшәп ятабыз! Пасха бәйрәмен үткәреп, зиратларны чистартып, Пуминкага әзерләнеп йөргән көннәребез.

Узган ялларда 1 һәм 9 май бәйрәмнәре хөрмәтенә авылыбызда спектакль күрсәттек. Теләсә нинди комедия куясыбыз килмәде. Тормышчан, шул ук вакытта безнең көннәргә туры килә торган дип эзләнә торгач, Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" моңсу комедиясын таптык. 90 нчы елларда язылган әсәр булса да, бу спектакльдә, бүгенге көннәргә дә тәңгәл килә торган, авыллар бетү проблемасы күтәрелә. Бу спектакльдә дә кешеләр ничектер киләчәккә зур өмет белән яшиләр.

Бер айдан артык әзерләндек. Катнашучыларыбызның күбесе пенсия яшенә җиткән әби-бабайлар. Һәрберсе дә спектакльгә бик җитди карады, репетицияләргә тырышып йөрде. Бергә декорацияләрне әзерләдек. Һәм, ниһаять, 2 май көнне спектаклебезне тамашачы хөкеменә тәкъдим иттек. "Ничек килеп чыгар, халык җыелыр микән,” дип нык борчылдык. Тамашачы күп җыелды. Анысы сөенечле. Безнең эшебезне бик җылы кабул иттеләр. Күңелебез үсеп киткәндәй булды. Әле, бәлки, көзләргә кабат спектаклебезне куярбыз, дигән уйга килдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев