Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз Багражның танылган "Сандугач"лары

- Сезнең “Сандугачлар” оясында булганыгыз бармы? Минем бар, - дип горурланып әйтә алам. - Оялары кайда, дисезме? Сарсаз Багражда. Төгәлрәге, Сарсаз Багражның төп гомуми белем бирү мәктәбендә.

“Сандугач” балалар керәшен фольклор ансабленең чыгышын, иң беренче мәртәбә, 2016 елның июнь аенда, туган авылым Югары Багражда, район күләмендә уздырылган Тройсын (Троица) бәйрәмендә күрергә туры килде. Аннан соң чыгышларын, Кашка тау итәгендә ел да уздырыла торган, “Питрау” бәйрәмендә, Чаллы сабантуенда, Сарсаз Баграж мәдәният йортында уздырылган “Җырлыйк дуслар бергәләп” концертында да ишетергә туры килде. Яшь булуларына карамастан, керәшен халык җырларын оста итеп башкарулары белән үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Баксаң, мин бераз артта калганмын икән, “Сандугачлар” кыска гына вакыт эчендә, инде күп чыгышлар ясап, күптән популярлык яулаганнар.

- 2015 елгы уку елы башлангач, районның балалар иҗат йортыннан, мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкъдим иттеләр. Зәй районының Сарсаз Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары балаларның яшь үзенчәлекләрен, сәләтләрен истә тотып төрле түгәрәкләр оештырдылар. Балаларны тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтү, спорт һәм башка түгәрәкләр шул елның октябрендә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.

Аларның берсе “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле дип аталды. Максаты – үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Түгәрәкне балалар яратты. Атнага ике мәртәбә, дәресләрдән соң укучылар бик теләп йөри, - диеп искә ала ансамбльне оештыручы, җитәкчесе Петр Утяганов.

2015 елның сентябрь аенда үткәрелгән ата-аналар җыелышында бу түгәрәкләр хакында аңлатылды. Шулай ук мәктәптә керәшен фольклор ансамбле оештырылу һәм балаларга киемнәр кирәклеге турында сөйләшү булды. Бу тәкъдимне ата-аналар күтәреп алдылар һәм үз чиратларында балаларга керәшен милли киемнәре тегүдә матди ярдәм күрсәттеләр. Балаларга киемнәрне, һәр баланың үз үлчәмен алып, озак еллар Зәй шәһәрендә тегүче булып эшләгән авылдашыбыз Зоя Сидорова текте. Аңа әти-әниләрдә, балалар да бик рәхмәтле.

Ансамбльнең репертуарында, өч Баграж өлкәннәреннән язып алынган, онытылып баручы, керәшен халык җырлары. Элекеге керәшен җырларын җыю белән ансамбльнең җитәкчесе Петр Утяганов шөгыльләнә. Язып алынган җырларны, оста гармунчы, баянчы буларак эшкәртә, репертуарга кертә.

“Сандугач” балалар коллективы беренче мәртәбә Зәй музыка мәктәбендә үткәрелүче “Алтын башак” балалар фестивалендә катнаша. Авыл балалары арасында үткәрелүче фестиваль бишенче тапкыр оештырылып, бер матур традициягә әверелә. Әлеге фестивальдә, кечкенәләр төркеме I дәрәҗә, уртанчылар төркеме III дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. Аларның чыгышы җырны театрлаштыру белән башкалардан аерылып торуы белән дә үзенчәлекле. Бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясау укучыларны рухландырып, алга таба да конкурсларда катнашырга этәргеч бирә.

Алар шулай ук “Туым жондозы” фестиваленең Зәйдә үткән сайлап алу турында катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Биредәге җиңү аларга Казан шәһәрендә узачак керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның “Туым жондозы” 8нче конкурс-фестивалендә катнашырга хокук бирде. Фестивальгә сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казан шәһәрләрендә үтте. Финал туры “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды. Алар жюри хөкеменә һәм Казан тамашачына “Безнең авыл”, “Баграж көе” җырларын тәкъдим иттеләр. Гала концертта да катнашу хокукына ия булдылар. Фестивальдә катнашырга илнең төрле почмакларыннан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртиядән дә яшь башкаручылар килгән иде. Әлеге конкурс-фестивальдә “Сандугач” балалар керәшен фольклор коллективы фольклор номинациясендә I дәрәҗә, ә ансамбль солисткасы Юлия Мартемьянова “Халык вокалы” номинациясендә “Җыйдым җиләк” җырын башкарып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Аларның һәр чыгышы жюри һәм тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде.

2016 елның 14 февралендә Чаллының “Моң чишмәсе” төбәкара фестиваленда ансамбль солисткалары Елена һәм Юлия Мартемьяновалар катнашты. Вокал номинациясендә Елена (10-12 яшь) – I дәрәҗә дипломга, Юлия (7-9 яшь) – I дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Ансамбль җитәкчесе Петр Утягановка, оештыручылар тарафыннан рәхмәт хаты тапшырылды. Шул ук елның 27 февралендә, Зәйдә “Энергетик” мәдәният йортында керәшен җәмгыяте конференциясе үтте. Анда  да Елена белән Юлия Мартемьяновалар чыгыш ясадылар. Конференциядә катнашучылар аларның чыгышларын яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Керәшен җәмгыяте тарафыннан ансамбль җитәкчесенә, яшь буынны тәрбияләүгә өлеш керткәне өчен, рәхмәт хаты тапшырылды.

Ансамбльгә, 2016 елның октябрь аенда район башлыгы грантына лаек булып, 38 мең сумлык сертификат бирелә. Әлеге сертификатка ансамбль өчен баян сатып алына. 2018 елда да район башлыгының икенче грантына лаек булып, 158 мең сумлык сертификат бирелә. Әлеге сертификатка ансамбль өчен сәхнә киемнәре: чалбар, фуражка, аяк киемнәре тектерелә һәм башка кирәк яраклар алына.

“Сандугач” балалар фольклор ансамбле оешканга бары дүртенче генә ел. Кыска гына вакыт эчендә күп җирләрдә йөреп, чыгыш ясарга туры килгән аларга. “Сандугачлар” коллективы Әлмәт епархиясенең яраткан кунаклары. Епархия тарафыннан төрле мероприятияләргә еш чакырылалар. Шуларның берсе турында, 2017 елны Түбән Новгород өлкәсендәге Серафимо - Дивеево монастырена барулары язылган иде инде.

Ансамбльнең тагын бер горурлыгы, 2017 елның 11 июлендә, Әлмәт шәһәрендә, епархиянең 5 еллык юбилеенда, Мәскәүдән килгән Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе милли гвардиясенең академик җыр һәм бию ансамбле белән бергә чыгыш ясау булды. Чынлап та, шушындый данлыклы ансамбль белән бергә чыгыш ясау, бергә җырлау – авыл балалары өчен бик югары күрсәткеч. Моның өчен “Сандугач” балалар коллективын оештырган һәм җитәкләгән, югары күрсәткечләргә ирештергән җитәкчеләре Петр Утягановка зур рәхмәт әйтергә кирәк.

Әле быел да, 7 январьда, “Сандугач” балалар ансамбле, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы чакыруы буенча, Әлмәт Епархиясе уздырган “Рождество утреннигы”нда катнаштылар. Бу турыда “Туганайлар” газетасы сайтында да укырга була. Үзләренең яшь булуларына карамастан, “Сандугач” балалары укырга да, концерт программалары белән төрле урыннарда булырга да өлгерәләр. Алар яулап алган дипломнарның, почет грамоталарының, рәхмәт хатларының чуты юк.

Талантлы балалар. 2016 елны Алабугада узган “Туым Җондызы”нда “Сарсаз Сандугачлары” триосы солисты Алексей Красновның беренче урын, Юлия Мартемьянова  икенче урын, Елена Мартемьянованың өченче урын алулары да мактауга лаек.

2018 елның 13 январенда Казанда, Г.Тукай исемендәге филармония залында узган “Туым жондозы” юбилей концертында “Сарсаз Сандугачлары” һәм “Сандугач” ансамбле лауреат дипломы һәм йолдыз статуэткасы белән бүләкләнделәр. Балаларга йомшак уенчыклар бирделәр. Ансамбльгә театр училищесы дипломы тапшырылды. Ансамбль җитәкчесе Петр Утяганов культура министры “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

“Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле репертуарындагы җыр. (Сарсаз Баграж. Анна Минеевадан Петр Утяганов язып алган керәшен җыры.)

Җырлап җибәрәек

Җибәрәек җырлап, ай, китсен гөрләп,

Җул алмаган атлар җул алсын.

Бардыр моңлылары, ай, бар моңсызы.

Моңлылары җылап уянсын.

 

Җәшәрепкәй ай, җәшел үлән

Бәбкәләргә түгел, казларга.

Безнең болай җырлап утыруыбыз

Бик күпләргә түгел, азларга.

 

Уң кулыма кигән ай, җөзегем

Сул кулыма кисәм буш була.

Җырлаекмы, дуслар, ай, гөрләекме,

Кайсы күңелегезгә һуш була?

 

Иртәндә лә торып, ай, тышка чыксам,

Сандугачлар кунган киртәгә.

Әйдәгез лә, дуслар, ай, җырлашыек,

Бәйрәм үтә диләр иртәгә.

Михаил Тукранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев