Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагыну җазуы

Сагынабыз ла без сезне, Сагынасызмы сез безне? Халык җыруы Исәнмесез, "Туганайлар" редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә җырактан, Париж авылыннан жараткан туганнарыгыз яза. Сезнең белән шатлыгыбызны уртаклашасыбыз килде. Җырлап җөргән көннәрдә гармуныбыз тузды бит. Ә җырлыйсы килә, картаясы килмей. Бер дә бер көнне киттек культура йортына. "Екатерина Дмитриевна, алып бар безне главага. Без...

Сагынабыз ла без сезне,

Сагынасызмы сез безне?

Халык җыруы

Исәнмесез, "Туганайлар" редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә җырактан, Париж авылыннан жараткан туганнарыгыз яза. Сезнең белән шатлыгыбызны уртаклашасыбыз килде. Җырлап җөргән көннәрдә гармуныбыз тузды бит. Ә җырлыйсы килә, картаясы килмей. Бер дә бер көнне киттек культура йортына. "Екатерина Дмитриевна, алып бар безне главага. Без гармун сорыйбыз",- дибез.

Прием көнне безне районга алып киттеләр.

Секретарь кыз җыелган халыктан "бәлки әбиләрне алдан кертербез", дип сорады. Халык каршы килмәде. "Гармун тузды, Каербек Хакимович, безгә инструмент кирәк. Бер дә картаясыбыз, өйдә генә утырып торасыбыз килмей. Халыкның күңелен ачасыбыз килә,"- дидек.

"Булышабыз, әбиләр. Җырлагыз гына",- дип безне сөендереп озатып калды Сеилов.

Инде менә яңа гармун белән җырлап, халыкның, үзебезнең күңелне ачып җөрейбез. Әлеге яңа гармун белән төшкән фотобызны да салабыз. "Туганайлар" битләрендә безне тагын бер күрсеннәр әле. Бик сагындык үзегезне, бик күп җөрисез, Парижга да килеп чыгыгыз. Бер-ике куплет җыр да багышлыйбыз үзегезгә.

Екатерина Батраева, Анна Алексеева,

глава Парижского сельского поселения Иван Платонов, Матрена Иванова

Гармун бәләкәй булса да

Күтәрә бит күңелне.

Гармун уйнап, җырлап җөреп

Үткәрәбез гумерне.

Безнең урам түбән таба,

Тезелеп үскән ак каен.

Ак каенга басып карыйм

Сезне сагынган саен.

Әнә, килә машина

Төягәннәр дей сабын.

Бер сагынмасаң бер сагын,

Онытып җөрмә тагын.

Биек тауның башларыннан

Үтеп китте боланнар.

Аерылырга түгел әле

Безнең корган планнар.

Барыгызга да тазалык, озын гумер, эшегездә уңышлар теләүче "Чишмәлек" ансамбленнән Аннук тутагыз белән Метерей әбиегез.

Чиләбе өлкәсе,

Нагайбак районы,

Париж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев