Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагыну

Кайтып барам туган якларыма, Эш-эш диеп вакыт үтелгән. Сине ташлап читкә китсәм дә, Сизелерлек көннәр үтелгән. Юлы, суы, газы булсын диеп, Хыялландык япь-яшь чагында. Армый-талмый йөкләр ташый идек, Калырбыз дип туган авылда. Кайтып киләм туган авылыма, Моңсуланган, тузган, каралган, Шау-гөр килеп торган авылымнан Караңгыга чумган моң калган. Күкрәгемә кочып җылытырлык,...

Кайтып барам туган якларыма,

Эш-эш диеп вакыт үтелгән.

Сине ташлап читкә китсәм дә,

Сизелерлек көннәр үтелгән.

Юлы, суы, газы булсын диеп,

Хыялландык япь-яшь чагында.

Армый-талмый йөкләр ташый идек,

Калырбыз дип туган авылда.

Кайтып киләм туган авылыма,

Моңсуланган, тузган, каралган,

Шау-гөр килеп торган авылымнан

Караңгыга чумган моң калган.

Күкрәгемә кочып җылытырлык,

Яшьләр юк бит хәзер авылда.

Язмыш җиле усал кагылды шул,

Көчләп куды безне калага.

Безнең хыял - шушы идемени,

Юк-юк, бүтән,башка иде ул!

Шау-гөр килгән урамнары белән

Йөрәгемдә мәңге калыр ул.

Асфальт юлы, суы, газы

Соңарыбрак килде авылга.

Авылымның көче бетте хәзер,

Бу байлыкны каршы алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев