Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.

«Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау - иң төп сайлау ул», - дип искәртте Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда.

«Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин - илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынына волонтерлар «Мин тавыш бирдем» дигән беләзекләр тапшырды. Әлеге беләзекләр бүген шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.

Фото: twitter.com/edkhayrullin, Арсений Маврин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев