Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Айдар Галимов белән дуэт җырлармы?

Январь аенда җырчы Римма Никитина Татарстан буенча беренче сольный концертларын башлап җибәрә. Бүген ул - редакциябез кунагы.

Җырмы, полицияме?

- Римма, кайсы яктан син? Җырлау сәләте кемнән бирелгән?

- Мин Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы кызы. Әнием Рәкыя Саба районыннан. Бу авылга практикага килгән булган. Әтием Александр шунда эләкте- реп алган аны. Апам Альбина балалар бакчасында татар теле укыта. Ир туган игезәк сыңарым Тимофей да үз тормышы белән яши. Җырлау сәләте әни ягын- нан килә. Ул бик моңлы итеп җырлый, авылның "Чулпы" ансамбленең төп солисткасы. Әни ягыннан әбием нечкә итеп җырлаган, тавышымны аныкына охшаталар. Минем алда ике юл торды. Берсе - тормышымны мәдәният белән бәйләү, икенчесе - полиция хезмәткәре булу.

- Сәнгать кешесе һәм полиция хезмәткәре - бер елганың ике яры бит...

- Ансы шулай. Гаделсезлекне яратмыйм мин. Ләкин сәламәтлек ягыннан чикләү булгач, (полиция хезмәткәренең физик хәзерлекләре югары булырга тиеш) мәдәниятне сайладым. Аннан соң, мин кешене бик жәллим. Полициядә салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Унбер класс белем алганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының иҗтимагый, мәдәни эшчәнлек факультетына укырга кердем. Музыкага бер кагылышы булмаган, массакүләм чаралар оештыручылар әзерләүче бүлек ул.

- Сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясаганыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә. Дүрт-биш яшьлек чагымда, селёдка банкасыннан барабан ясап, агач кашыклар белән уйнап, авыл клубы сәхнәсендә һинд җырын башкардым. Шуннан башланды инде минем иҗатым. Мәктәптә укыганда ук җыр конкурсларында катнаша идем. Кечкенәдән үк һинд кинолары карап үскәнгәдер, җырларымда көнчыгыш һәм Индия элементлары чагыла.

Коеп куйган Һинд кызы!

- Иҗади эшчәнлегеңне кайда башладың?

- Университетта беренче курста укыганда "Бәрмәнчек"кә йөри башладым. Ул вакытта ансамбльнең дәүләт исеме юк иде әле. Эшчәнлекне яшь җырчылар Снежана Абрамова, Оксана Дмитриева белән фольклорчы һәм сәнгать белгече Геннадий Макаров җитәкчелегендә бергә башлап җибәрдек. Общежитиеда өч кыз тора идек. Акча җитми, гел әти-әни җилкәсендә үтыру да кыен. Үземә эшләргә кирәк, дигән карарга килдем. Шунлыктан, "Бәрмәнчек"не ничек кенә яратсам да, эстраданы сайларга туры килде.

- "Бәрмәнчек"не калдырып китүеңә үкенмисеңме?

- Юк. Сигез ел Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләп, бик зур тәҗрибә тупладым. Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча елына 160 тан артык кон- цертлар куя идек. Аларда сольно чыгышлар да ясадым. Илфак абый Шиһапов белән Илсөя апага зур рәхмәтлемен. Мине тамашачыларга алар күрсәтте, дисәм дә ялгышмам. Һәм менә январь аенда үземнең сольный концертлар белән яраткан тамашачым алдына чыгарга әзерләнәм.

- Төркеменнән киткәч, Илсөя Бәдретдинова белән арагыз бозылмадымы?

- Юк. Без яхшы аралашабыз. Ул миңа "кызым" дип эндәшә. "Күптән кирәк иде, синең өчен мин бик шат", - диде.

Җырларымда югалту һәм мәхәббәт темалары күп

- Римма, син үзенчәлекле тавыш белән, моңлы да, шаян да, шул ук вакытта халык җырлары да башкарасың. Нинди җырларга өстенлек бирәсең?

- Вокал белемем булмаса да, җыр сүзләрен һәм көйләрен үзем язам. Беренче курста укыганда, бер егеткә гашыйк булып, общежитиеда "Мәхәббәтем минем" дигән, беренче җырымны яздым. Шуннан китте. Гомумән, җырларны, я бик рәхәт, я бик моңсу булганда язам. Бүген җыр языйм әле, дип кенә, була торган нәрсә түгел ул. Башта җырларымда мәхәббәт темалары күп булса, әти арабыздан китеп барганнан соң, югалту, сагыну турында шактый иҗат иттем... Әтисез калгач, мин берничә елга олыгайдым, дип әйтә алам. Тормышка башкача карый башладым. Егетләр, акча проблемасыннан кала, мөһимрәк әйберләр бар икәнен аңладым... 2009 елда унөч җыр белән беренче альбомым чыкты.

- Керәшен җырлары иҗатыңда нинди урында?

- "Сары сандугач", "Җиде толым", "Түгәрәк уен" дигән керәшен халык җырлары репертуарымның беренче баскычларында тора. Киләчәктә керәшен җырларына попурри да ясарга уйлыйм. Гомумән, керәшен җырларын эстрадага күтәреп чыгарга уйлыйм, чөнки аларны җырлаучылар бармак белән генә санарлык. Бу җырларның эстрада вариантын да эшлисем килә. Керәшен мәдәниятен үстерүгә, үземнән дә өлеш кертергә телим. Мин - "әби кызы". Ул да күкләрдә минем өчен сөенеп, бәхилләп ятар иде.

- "Тиле язмыш" һәм "Сугыш афәте" җырларын дуэтта башкарасың. Татар эстрадасында тагын кайсы җырчы белән җырлар идең?

- Кечкенәдән үк Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән дуэт ясыйсым килә. Ләкин аның янына барып, эндәшергә батырчылык иткәнем юк.

Мин барыбер үз йолдызымны кабызам!

- Хәзерге вакытта нинди проектлар белән шөгыльләнәсең?

- Өченче диск өстендә эшлим, язга таба Казанда концерт куярга җыенам. DVD төшерергә уйлап йөрим. Тик спонсорым юк. Үземне үзем ясаган кеше мин, дип әйтә алам. Зур артист түгел мин, ә эш кешесе. Үзем эшләп тапкан акчага җырлар яздырам. Барлык номерларны үзем ясыйм, һәрберсенә төрле костюмнар әзерлим. Мин банкетларда да алтышар күлмәк алмаштырам. Аннан соң, бер "фишка"м бар - чыгышларда һәрбер костюмның берәр элементын салам. Тамашачы бу юлы "нәрсәсен салыр икән бу кыз?" - дип көтеп торалар (көлә). Бүгенге көндә продюсер белән дә эшли башладым.

- Юбилейларда тамада булып та йөрисең икән...

- Башта куркып, заказлар күп булса да, аларны бүтән тамадаларга бирә идем. Берничә кеше, бәйрәмнәрне үзең алып бар, синнән була ул, дип әйткәч, алындым бу эшкә. Банкетларда һинд, инглиз телләрендә, русча, татарча, керәшенчә җырлыйм, биим.

- Эш тә, эш дисең... Ял итәргә вакытың каламы соң?

- Дөньяда бер генә тапкыр яшибез. Елга бер-ике тапкыр тирә-яктагы мөһитне алыштырып, ял итеп кайтмыйча, мин булдыра алмыйм. Эш булганда, җиң сызганып эшләп алам да, рәхәтләнеп ял итәм. Сәяхәттән яңа планнар белән канатланып кайтам. Унберенче ел Казанда торам. Балачакта Мәскәү турында хыяллансам да, хәзер аны үзем барып күргәч, Казаннан да яхшы, җайлы шәһәр бүтән юктыр, дигән фикергә килдем. Россиянең кайсы почмагында торыр идең, дип сорасалар - әлбәттә, Казанда, дияр идем.

- Киләчәктә нинди хыялларың бар?

- Хәзерге вакытта максатым - сольный карьера ясау. Татар эстрадасында үз урынымны табасым килә. Каршылыклар алдында куркып кала торганнардан түгел мин. Тормыш девизым - "мин беләм һәм булдырам". Карьерада уңышка ирешкәннән соң, хыялым - әни булу. Хатын-кыз, беренче чиратта, ана булыр өчен яратылган бит.

- Тамашачыңа Маймыл елында нинди теләкләрең бар?

- Карендәшләр, сезне Яңа 2016 ел белән котлап, өстәлегезгә - ипи, янчыгыгызга - акча телим. Сәламәт булыгыз. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Керәшеннәр, мин сезнең белән!

- Арабызда шундый тырыш, талантлы яшьләр булу сөенечле хәл. Әңгәмәң өчен рәхмәт, Римма, киләчәктә иҗади уңышлар телибез сиңа.

Редакциядән:

Газетабызны басмага әзерләгән көнне Әтнә районы РТС авылында Римманың беренче сольный концерты узды. Җырчы Фәнзирә Каюмова, уен-көлке белән концертны алып барган Илдар Ямалеев, "Сәйдәш" бию төркеме егете һәм музыкантлардан торган бу коллектив кич буе мәдәният йортында тамаша кылган. Утыз градус зәмһәрир суыкка да карамастан, концертка йөздән артык кеше килгән. Римма ике сәгатьтән артык, биш төрле образда җырлап, биеп, тамашачы күңелен яулаган. "Җырчы Фирдүс Тямаевтан бер дә калышмый", - дип, залдагы халык Римманың ташып торган энергиясенә шаккаткан.

"Беренче концертымнан мин бик шат һәм канәгать калдым. Яраткан тамашачым шулхәтле җылы каршы алды, әле бүген дә шалтыратып, соклануларын әйтәләр. Рәхмәт аларга", - дип шатлыгы белән бүлеште Римма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев