Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римлылар нигез салган Гергис шәһәре, бунгаллар, зоопарк күгәрченнәре яки Тунис иленә сәяхәт - фоторепортаж

Быел кызым белән тырышып­тырышып укып беренче классны тәмамладык. Программа катлаулы, беренче класс кына югыйсә. Ел буе җыелган арыганлыкны диңгез суына юып төшерү турында хыялландык. Африкага, төгәлрәге, төньяк Африканың Тунис Республикасына ялга — юлга кузгалдык.

Зарзис

Казаннан күтәрелеп китеп алты сәгать очканнан соң Тунис җиренә аяк бастык. Бу Джерба утравы иде. Ял итәсе  җиребез Зарзис утравында. Римлылар нигез салган Гергис шәһәре нәкъ  менә хәзерге Зарзис шәһәрчеге урынында булган,  ди. Ике утрауны  дамба тоташтырып тора. Ул юлны римлылар безнең эрага кадәр  имкенче гасырның ахырында  өченче гасыр башында күтәргәннәр. Шуңа ул “Рим күпере” дип атала да.

Тамак ялгап алып, номерларга йокларга таралыштык. Номерларыбыз – аерым-аерым салынган бунгаллар иде. Ике урынлык кровате, ике яруслы балалар  ятагы, душ-туалеты булган  бу йортны башта күрүгә бик  ошатып бетермәсәк тә, тора-бара яраттык. Биек-биек пальма агачлары, чәчкәләргә төренгән куаклар арасында утырган бу ап-ак гөмбәзле салкынча йортка,  су кереп, кояшта кызынып эсселәгәннән соң кайтып керүләре үзенә бер рәхәт иде. Яныбызда гына мини-зоопарк  бар икән. Монысын йокыбыздан тәвә кошы (павлин) кычкырып уятканнан соң белдек. Зоопаркта тагын  – ике кәҗә,  бер үрдәк һәм  бер  унлап безнең күгәрченнәр. Тезелешеп читлектә утыруларын күреп жәлләдем үзләрен. Биредәгеләргә читлектә генә тотарлык булса да, бездә иректә бит алар. 

Икенче көнебез гид белән очрашудан башланды. Проблемаларыбыз барлыгын-юклыгын сорашты,  кайларга экскурсиягә барырга булачагын сөйләде. Без дә гид белән  киңәшләшеп, үзебезгә ярарлыгын сайлап алырга тырыштык. Сахарага бару теләге башта ук төшеп калды. Ике көнлек “Наследие Туниса” дигән марш
рутны сайладык. Балалар белән дә барыр га мөмкин икәнлеген, юлда туктап-туктап ял итеп булачагын әйтте.

Экскурсия

Көтеп алган экскурсия көне килеп җитте. Без бит авыл балалары – кызынып, берни эшләми тик ятуга ияләнмәгән, берничә көн тик кенә ял иткәч, нәрсәдер эшлисе килә башлаган иде инде. Иртән бер чынаяк чәй эчеп  юлга кузгалдык...

Экскурсиябезнең маршруты, анда күргән хәлләрне газетабызның №12 санында укып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев