Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри Питрауы

Питрау җитте - җәй бетте, диләр халыкта. Чыннан да, 12 нче июль табигать календаренда җәйне кыл урталай бүлгән көнгә туры килә. Сандугачлар сайраудан туктый, күке кычкырмый. Җәйнең иң матур чагына туры килсә дә, бәйрәм бар җирдә дә узмаган. Ул Апостоллар Петр белән Павел исеменә аталган чиркәүле авылларның престол бәйрәме саналган.

Быел 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме унөченче тапкыр уздырылды. Авыл янындагы Тырлау аланы үз кочагына 50 меңгә якын кунакны сыйдырып уйнатты да, җырлатты да, ял иттереп күңелләрен дә ачты. Алан буендагы Шыя елгасы аша салынган күперне узуга һәркем күзләрне камаштырылык матурлык дөньясына аяк бысты. Биредә керәшен фольклорын күрсәтү өчен дә, хәзерге эстрада йолдызларын күрү өчен дә, балалар рәхәтләнеп ял итсен өчен дә мәйданчыклар эшләде. Һәр нәрсә уйланылган, һәр буын вәкиленең теләге искә алынган. Татарстан керәшен җәмгыяте белән берлектә, мамадышлылар бу бәйрәмне уздыруга барлык уөчләрен салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау