Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри авылының Җапрак бәйрәменә аюлар килгән

27 май көнне Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылында Җапрак бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр

Ел да Үри авылына Тройсын бәйрәменә кунакка кайта торган Кәтернә әби быел да алыштыргысыз ролен үтәде. Бу юлы да ул үзенә ияртеп кунаклар алып кайткан. Яшел каен яфраклары белән бизәлгән ат арбасына утырып, Үри урманнарыннан Алексей һәм Юрий исемле аюларны да ияртеп, бәйрәмгә үзенә күрә бер әкияти күңелелек өстәде ул. Узган ел бер олы түти алып килгән булса, быел инде икенче керәшен әбиен иярткән. "Дустыма теге елны пар таптык, быел икенчесе дә парлы булсае, дип алып кайттым әле", - ди Кәтернә әби. 
Кунакка кайтучы Кәтернә әбиебез ролен елда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисткасы Энҗе Камалиева башкара. Аның чын керәшен әбиенә охшаган кыяфәтен, кыланмышларын, бәйрәмне керәшен мотивлары белән алып баруын халык инде теге елны да бик ошатты. Быел да артистканы көтеп алдылар. 
Елдагыча бәйрәм кызыклы уеннарга, матур номерларга, авылның яшь артистларының моңлы җыруларына бай булды. Тройсын, әби-бабаларыбыз ышанулары буенча, яңгырлы, болытлы көн булырга тиеш. Сынамышлар быел да туры килде. Салкын һава, менә хәзер явып китәм дип куркытып торган калып болытлар, җан өшеткеч җил булса да, бәйрәм җыенына халык күп килде. Тройсынның соңгы минутларына кадәр, хәтта, авыр болытлардан беренче яңгыр тамчылары тама башлаганчы халык рәхәтләнеп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев