Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Сергей Димитириев: «Бездә эшкәртелмичә калган уч төбе кадәр дә җир юк»

Сөт белән икмәк, таба белән итек. Кукмараны республика гына түгел, читтә дә таныткан казанышлар бу гына түгел. Иң элек тырыш һәм һөнәрле халкы белән горурлана бу төбәк. Район башлыгы Сергей Димитриев белән "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Габделбәр Ризванов сөйләште.

 – Сергей Димитриевич, Кукмара районының җиде могҗизасы бар, диләр. Ә сез район белән танышуны нәрсәдән башларга тәкъдим итәр идегез?

– Безнең районда карарлык әйберләр бик күп. Кукмараның металл савыт-сабалар  заводының үз исеме бар. Бүген яңа мәйданда  яңадан  бер завод төзеп яталар. Яңа төрле савыт-сабалар җитештерә башлаячаклар. Кукмара итекләре белән дә билгеле, аны күрмичә ярамый.  Кукмара балы турында да әйтми булмый. Бу чаклы  күп төрдәге ризыкны бер генә районда да җитештермиләрдер. Чыгышы белән Кукмара районыннан булып, бүген Татарстаннан  читтә яшәүче  егетебез узган ел гына таш эшкәртү фабрикасы ачып җибәрде. Без аның  белән Мәскәүдә күргәзмәдә очрашкан идек, эшләү өчен барлык шартларны тудырабыз, дип үзебезнең районга чакырдым, ул риза булды. Кукмарага дөньяның төрле почмакларыннан табигый ташлар кайтартып, аны  эшкәртеп, Россиянең төрле төбәкләренә озаталар.

– Димәк, Кукмараның төп үзенчәлекләренең берсе – сәнәгать тармагының үсештә булуы, дисәк, дөрес була. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармагы белән шөгыльләнүче районнар республикада юк диярлек.

–  Әлбәттә. Тимер юл булу да өстенлек  бирәдер,  бик күп авыл хуҗалыгы районнарыннан аермалы буларак, Кукмара районында сәнәгать тармагы шактый нык һәм алга киткән.  Без әле генә атап киткән оешмалар республикада гына түгел, Россия күләмендә билгеле һәм аларның товарлары дөнья базарында да үз урынын ала.

– Шуның белән беррәттән, Кукмара районы – «Татарстан Республикасы алдындагы  казанышлар» өчен ордены белән бүләкләнгән бердәнбер район. Ул районга иң күп сөт җитештергән өчен тапшырылды. Без сезне чын күңелдән котлыйбыз!

– Котлавыгыз өчен зур  рәхмәт! Бүген районда бер көндә 300 мең тонна сөт җитештерелә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә аны 2025 елга 500 мең тоннага җиткерергә кушты. Булдырырбыз дип уйлыйм. Бу юнәлештә  бүген Европа дәрәҗәсенә килеп җиттек. Израиль үрнәгендә 1000 башка исәпләнгән комплекс та өметне аклый. Мин җитәкчелеккә килгән елларда, моннан биш ел элек,  районда 9000 баш савым сыер исәпләнә иде. Хәзер – 12 меңнән артып китте. Баш санын тагын да арттыру мөмкинлеге бар.

– Бу кадәр терлеккә ризык җиткерергә дә кирәк.

– Бездә эшкәртелмичә калган уч төбе кадәр дә җир юк.  Иген уңышы буенча район гомер-гомергә урталыкта иде. Быел менә республика күләмендә өченче урынга чыктык, һәр гектардан уртача 43,3 центнер уңыш җыеп алынды. Яңа технологияләр куллану нәтиҗәсе бу. Кукуруз игүдә дә Европа илләре тәҗрибәсе кулланыла һәм уңыш та сөендерә. Җитәрлек азык әзерләүгә  без бары тик югары уңыш алып кына ирешә алабыз.

–  Кукмара халкы нинди ул?

– Бик эшчән, тырыш, җаваплы.  Яңалыктан курыкмыйлар. Эшкә алыналар икән, яхшы нәтиҗәгә ирешкәнче эшлиләр.

– Район башлыгының китап укырга вакыты каламы? Сер булмаса, хәзерге вакытта кайсы авторның китабын укыйсыз?

– Дейл Карнеги  (Америка язучысы, педагог, лектор, оратор-мотиватор. – Ред.)

– Тормыш девизигызны да беләсе иде.

— Үземне белә-белгәннән бирле үзгәрешсез ул: алга, бары тик алга! Чөнки без бердәм, без бергә, шуңа алга куелган максатлар да ипле генә хәл ителә һәм алар хезмәт, тормыш шартларын елдан-ел яхшыртуга юнәлдерелгән. Артка чигенү – юк, булмаячак та.

Габделбәр Ризванов, "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев