Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рая Никитина – врачлар нәселеннән

Җөри ягы кешеләре аны "үзебезнең брач Рая" дип йөртәләр

Мамадыш районы Җөри авылы республикага гына түгел, бөтен илгә билгеле. Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме шунда үткәнгә генә түгел, ә хезмәтләре белән зур уңышларга ирешкән кешеләре дә аны шулай югары күтәрә. Рая Арсентьевна Никитина да - шундый хөрмәтле затларның берсе.

Бу як кешеләре аны "үзебезнең брач Рая" дип йөртәләр. Рая Арсентьевна тумышы белән Мамадыш районы Комаровка авылы кызы. Җөринең уңган егете Ильяга кияүгә чыгып, менә инде кырык ел буена ул авыл халкына хезмәт итә. "Безнең нәселдә врачлар күп. Әнинең дәдәсе - врач, аларның балалары - врачлар. Фаягөл һәм Петр Куркиннарның профессиональ осталыклары турында "Туганайлар"да язма да басылган иде. Алар да минем туганнарым. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, тәҗрибә уртаклашып, дус, тату яшибез. Әтиебез яшьли үлү сәбәпле, миңа югары белем алырга насыйп булмады. Медицинадагы сорауларыма тормыш тәҗрибәм һәм туганнарымның киңәшләре аша җавап табам", - ди ул, шундый туганнары булуга сөенеп.

Рая Никитина туганы Петр Куркин белән

2016 елның Питравы Рая Арсентьевна тормышында сөенечле вакыйга белән истә калды. Аңа Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре исеме бирелде. "Президент Рөстәм Миңнеханов һәм бәйрәмгә килгән 50 меңләп кеше алдында бу бүләкне алу - бер яктан, зур сөенеч булса, икенче яктан, зур җаваплылык та өсти, шуңа күрә аеруча дулкынландым", - дип, "Туганайлар" корреспондентлары белән хисләрен бүлеште ул.

Ходай исәнлектән аермасын үзен. Медпунктлары ябылмасын (ә мондый куркыныч авылларга янап кына тора). Җөри Питравында ашыгыч ярдәм күрсәтергә билгеләнгән медицина хезмәткәрләре арасында Рая Никитина дигән туганаебызны һәр елны очратырга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев