Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рабит БАТУЛЛА: Җазмышым керәшеннәр белән бәйле

26 март көнне язучы һәм драматург, газетабызның дусты һәм авторы Рабит ага Батулла үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан, Рабит агага берничә сорау бирдек.

- Рабит ага, туган төбәгегез Зәй районы, якташлар белән элемтәләрегез бармы?

- Зәй төбәге белән элемтәләрнең өзелгәне юк. Әле менә күптән түгел генә якташыбыз Никифор Тукмачевның шигъри китапларын укып чыктым да, авторы якташым Никифорны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул итүләрен теләп, тәкъдимнамә язып керттем. Узган көздә бер олауга төялеп, җазучылар Зәйгә кайтып килгән идек. Зәйнең мәдәният бүлеге җитәкчеләре "Илбашы" китабымның тәкъдир итү кичәләрен оештырганнар иде. Аларга рәхмәт. "Зәй офыклары" гәзитендә калын гына тәрҗемәи әсәремне, башлыча Зәй төбәгендәге атаклы кешеләр белән очрашуларым турындагы язмамны калдырган идем. Ул басыла килә. Зәй төбәгенең Зичәбаш авылы керәшеннәре турында "Нардуган" исемле китапчык чыгарган идем. Ул да таралып бетте инде. Исән-сау булсам, Алла боерса, быел Зәй ягына Питрау бәйрәменә кайтам, дип торам. Ырулар, көмешкәгезне әзерли торыгыз. Туган җак белән элемтә өзелү ул фаҗига! Ходам күрсәтмәсен ул читләшүне. Мин җирсим, сагынам, җае чыккан саен Зәй ягына гел кайтып торам.

- Бүгенге көндә керәшеннәр белән нәрсәләр бәйли?

- Бүгенге көндә генә түгел, гомерем буе минем җазмышым керәшеннәр белән бәйле булды. Мин керәшен авылында, ике сыйныф Зичәбаш мәктәбендә укыдым. Зичәбашны әле дә булса төшләремдә күрәм. Аучы Учып дәдәйләрне, Телсез-чукрак Гәрәчләрне, комбайн ярдәмчесе булып эшләгән Фидырларны, каршыяк Сашукларны, Әндри Гөрҗәннәрне, сугыш вакытындагы калхуз рәисе Гәверләләрне хәтерлим, аларның кайсы йортта торганнарына кадәр исемдә. Бергә Зичәбаш мәктәбендә укыган, танылган журналист Сандыр Филипповларны, бик матур бии торган Виктор П етровларны, миңа уенчык җил тегермәне җасап биргән кешеләрне онытып буламени? Без җакташым, керәшен җегете Микулай Дунай һәм аның хатыны Татый белән гомер буе дус булдык, бергә татар сәнгатенә хезмәт иттек. Минем укытучыларның күбесе керәшен иде. Василий Андреевич Зингаров, Иван Яковлевич Иванов, Семён Семёнович Семёновлар... Алар безгә университет белеме биргән икән...Безнең киленебез керәшен, ул Питрәч ягының Янсуар авылыннан. Өч яшьлек оныгыбыз Туран йөгереп йөри. Аның теле татарча ачылды, шөкер. Киленебез Алёнадан да, кодаларыбыз Микулай белән Любадан да бик уңдык. Күз генә тия күрмәсен берүк.

Якташым, Баграж кешесе, танылган язучы Гурий Тавлин белән без теләктәш идек. Вафатына бер атна кала ул минем җанга килеп утырган иде. Зарларын, алдагы планнарын сөйләде. Иртә китте Гүри дәдәй. Урыны очтомакта булсын.

- 80 яшьне үткәннәргә йомгак ясау чоры, дип тә атарга була. Әйтегез әле, менә бу йомгакта нинди шатлыкларыгыз, нинди үкенечләрегез бар?

- Сиксән җәш - ул бик озын гомер. Кодайга рәхмәт укыйым. Инде финишка җакынаям кебек. 71 китап чыгарганмын, 23 ләп пьеса куйдырганмын. Алты курс шәкертләр тәрбияләгәнмен. Дүрт бала атасы булып, аларны аякка бастырганмын. Хисапсыз кичәләр, радио-телевизион тапшырулар оештырганмын. Казанны кайнатканмын, үзем дә шул казанда кайнаганмын. Зәмһәрир суыкларда катып, Казанның эсселегеннән янып-пешеп үлмәгәнмен. Йөрәк тирәсендәге унлап операцияләрдән дә исән чыкканмын. Нинди үкенеч булырга мөмкин? Шулай да, ике үкенечем бар икән. Мәскәүдә, студент чакта ике кешедән бурычка акча алып торган идем, кайтара алмадым. Берсеннән 50 сум, икенчесеннән 25 сум. Гомерем буе шуңа үкенеп җәшәдем. Хатыным киңәш итте: хәер бир, диде. Һәм без гаиләбез белән бер сукыр гаиләгә хәл кадәре ярдәм итеп торабыз.

Шатлыклар күп булды. Китабың чыкса да, пьесаң куелса да шатлык. Балаң туса да, оныклар туса да шатлык. Туганнар, кодалар белән очрашулар да шатлык, сиксәнгә җитү дә үзе зур шатлык. Бимазалар булды, ләкин мин һичбер вакытта да төшенкелеккә бирелмәдем. Миңа зыян эшләгәннәрне мин оныта килдем. Үч алмадым. Үчлелек ул кешене эчтән кимерә. Бу да минем бәхетемдер. Кешеләрнең уңышына сөендем, кайгыларын уртаклаштым. Озак яшәүнең серен беләм. Эчемдәге тышымда минем. Пенсиягә чыккач, ике кулыгызга бер эш таба белегез. Пенсиядә үзенә шөгыль тапмаган кеше, никадәр генә бай булса да, озын гомерле булмый. Мин җегерме бер җыл пенсиядә. Икенче дәрәҗә инвалид, әле һаман тәүлегенә 15 сәгать эшлим, шөкер. Әле күпме эшләрмен! Анысын бер Алла белә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев