Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Покрау" фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадыш керәшеннәре айлыгы бара

Мамадыш районының Колышчы авылы “Покрау” фольклор ансамбле 2017 елда оеша. Ансамбльнең җитәкчесе - Колышчы мәдәният йорты директоры Трушова Нина Николаевна. Ансамбльгә 30 яшьтән 66 яшькәчә 8 кеше йөри: Апушева Л.Б., Трушова Н.Н., Кузнецова Л.П., Солганова Р.Б.,Чебышева Г.Г., Чебышев В.Б., Усачева Р.И., Усачев Б.П.

Ансамбль керәшеннәрнең милли мәдәниятен торгызу буенча актив эш алып бара: халык җырларын өйрәнәләр, халык йолаларын яңарту һәм кую белән шөгыльләнәләр. “Покрау” фольклор ансамбленең төп максаты - фольклор әсәрләрнең башкару осталыгын үстерү. Мәдәният йортында бер генә концерт та коллективның җыр-биюләреннән башка узмый. Ансамбльнең чыгышлары һәрвакыт ачык һәм истә кала торган. Тыңлаучыларны артистлык, хатын-кыз тавышларының чисталыгы һәм спектакльләрнең оригинальлеге сокландыра. "Покрау" ансамбле барлык район һәм күп кенә республика чараларында катнаша. Якын-тирә районнар һәм Республика белән тыгыз элемтәдә эшли.

“Покрау” ансамбленең репертуары керәшен халык җырларыннан тора. Халык хореографиясе элементларын һәм халык инструментларын файдаланып, коллектив керәшеннәрнең йола-гадәтләрен өйрәнә. Коллектив “Мамадыш йолдызлар кабыза”, “Авыл йолдызы” фестиваль-конкурсларында, Рождество бәйрәмендә һәм район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша. Шулай ук “Покрау” фольклор ансамбле ел саен "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев