Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсендә Әлифба бәйрәме үтте

16 февраль көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең беренче класс укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Без алар белән Әлифба бәйрәме уздырдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба бәйрәме". Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең нәни кулларына зур дулкынлану белән тәүге тапкыр...

16 февраль көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең беренче класс укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Без алар белән Әлифба бәйрәме уздырдык.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Әлифба бәйрәме". Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең нәни кулларына зур дулкынлану белән тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы әлифбадан башлана бит. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Бәйрәмдә беренче класс укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Кичәне үткәрүдә башка класс укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп уйнадылар. Бәйрәм барышында "Әлифба" курсында алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәтелде.

Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, башларын иделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче класс укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Нина Волкова,

Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең

башлангыч класс укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев