Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау" ансамбле юбилейга әзерләнә

11 декабрь көнне Тукай районы Мәләкәс авылында "Питрау" керәшен фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыена.

30 еллык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ансамбльнең өлкәннәр, урта яшьләр, яшүсмерләр һәм балалар коллективлары барлыкка килде. Алар барысы да "Питрау" исемен йөртә. Республика, төбәк һәм россиякүләм конкурсларда катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Күптән түгел генә "Питрау" балалар коллективының республикада узган "Шома бас" бию конкурсында абсолют җиңүче булуын язган идек инде. Шушы ук коллективның "Туым Жондозы" конкурсының Гран-при иясе, Сочида узган халыкара балалар коллективлары конкурсының җиңүчесе булуын да әйтеп китәргә кирәк.

Мәләкәслеләр юбилей кичәсен районкүләмендә уздыра. Бәйрәмгә Казаннан да мәртәбе кунаклар чакырулы. Алар арасында республика керәшен оешмасы һәм аның "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге вәкилләре, сәнгать белгечләре һәм "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев