Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсиягә чыгар алдыннан эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертергә телиләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсия реформасы алдыннан өлкән яшьтәге эшсез кешеләргә ярдәм күрсәтү планын әзерләгән

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиягә чыгар алдыннан кешеләрне эштән җибәргән өчен эш бирүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Бу хакта, ведомство тарафыннан әзерләнгән документка сылтама ясап, «Ведомости» газетасы яза.

Пенсиягә чыгар вакыты җиткән кешеләрнең хезмәткә хокукларын яклауны дәүләт хезмәт инспекцияләре эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе итәргә ниятлиләр. Аларга әлеге кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен тикшерү бурычы йөкләнә, дип искәртә басма.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге хезмәткәрләрнең хокуклары бозылу очракларына мониторинг үткәрү өчен махсус кайнар линияләр оештырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук аларга эшсезлек буенча пособие түләргә һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган күнекмәләр һәм компетенцияләргә өйрәтергә, үз бизнесларын ачканда ярдәм күрсәтергә җыеналар.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән гражданнарны пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыру өчен тиешле шартлар тудыруга кагылышлы план проекты июль аенда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясенә тәкъдим ителәчәк, дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

Фото: infinica.ru

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев