Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пчеловод – туган җиребез

Пчеловод авылы ничек барлыкка килгән?

Пчеловодның барлыкка килүе турында төрле фикерләр бар. Тарихчы Фәрит Вәлиев Пчеловод авылы халкы тулаем Көшкәтбаштан күченеп килүчеләр дип исәпли. XX гасыр башында Көнкәтбаш авылы икегә бүленә – 1912 елда шушы авылның 23 гаиләсенә хәзерге Пчеловод авылы җирләреннән пай җирләре бүленеп бирелә һәм алар үз җирләрендә йортлар салып, хутор булып яши башлыйлар. 1930 елда, колхозлашу чоры башлангач, аерым хуторлар Пчеловодка күчерелеп, яңа авылга нигез салына. Авылның тирә-ягында умарталар тоту өчен кортлыклар күп була, шуңа күрә төзелә торган колхозга “Пчеловод” исеме бирелә. Колхоз исеме яңа оешкан авылның исеменә дә күчә.

Көнкәтбаш авылының Пчеловодка күченеше берничә дулкынга бүленеп карала. “Беренче дулкын 1912 елда хуторларга, 1920 елларда Холодный Ключ авылына күченеш һәм 1930 елда Пчеловод авылын нигезләү булса, икенче дулкын сугыштан соңгы чорга, бигрәк тә 1950-1960 еллар аралыгына туры килә. Өченче дулкын итеп 1960-2000 елларны күрсәтергә мөмкин”, – ди Фәрит Вәлиев үзенең "Пчеловод – туган җиребез" дигән хезмәтендә. Бүгенге көндә исә, Көнкәтбаш авылы тарихта гына калган. 2010 елда авылда барлыгы өч кеше исәптә торса, хәзер анда беркем дә яшәми. Моңа сәбәпче булып авылның район эчендәге олы юллардан читтә калуы тора, ягъни башка җиргә барып эшләү мөмкинлеге кими. Шуңа күрә авыл халкы Пчеловодка күченеп китүне кулай күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев