Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Чурашов: "Карантинда зиратка барудан тыелырга кирәк"

28 апрель – Пуминка (Радоница). Икенче төрле бу көн “Үлеләр Пасхасы” дип тә атала. Пуминка башка чиркәү бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.

Коронавирус илебездә күп кенә үзгәрешләр кертте. Хәзер мөмкин булганча өйдә утырырга һәм кеше күп җыела торган җирләргә барудан тыелырыга мәҗбүрбез. Зират та җәмәгать урыны буларак исәпләнә. Пуминкада зиратка бармыйча калырга ярыймы? Бу турыда Алексеевск благочиниесы благочинные Отец Павел ЧУРАШОВ сөйләде.

– Радоница страстная седмица һәм Пасха седмицасыннан соң килә. Пуминка поминовениялар булмый торган чорны тәмамлый. Бу көнне без зиратка туганнарыбызга “Христос терелеп торган!”, - дип әйтергә барабыз.

Коронавируска каршы көрәш максатыннан, зиратка йөрүне туктату турында рәсми карар чыкты. Хәлләр яхшырмаса һәм үзизоляция дәвам итсә, зиратка барудан тыелырга кирәк. Туганыңны зиратка бармыйча, өйдә иманнар укып, искә алырга була. Ходай барысын да күрә һәм ишетә. Кайбер очракларда кешеләр үз туганнарының кайда җирләнгәнен дә белми, яки, каберләре бик ерак урнашкан була. Шулай да, без алар өчен иман укыйбыз, барыбер җыелабыз һәм искә алабыз.

Каберләрдә Пасха йомыркасы, ризык калдыру традициясе совет чорында торгызылган мәҗүси йола. Моның урынына яхшылык кылырга, мөмкинлек булганда мохтаҗ кешеләргә хәер бирергә кирәк. Бу мохтаҗ кешеләр өчен дә, үлгәннәр өчен дә файдалы булачак, - ди отец Павел.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев