Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оныгым тач бабасы икән

Моннан берничә дистә еллар элек Җиңү бәйрәмен фронтовикларның үзләреннән башка үткәрү гамәлгә сыймый торган хәл кебек күзаллана иде. Мәңге яшәрләр, гел безнең белән булырлар, бәйрәмнәр дә гел алар катнашында узар сыман тоелды. Янәсе, шундый канкойгыч сугыштан исән кайткач, үзләренә инде бернинди куркыныч янамый. Аларның да адәм балалары булуы, аларның да...

Моннан берничә дистә еллар элек Җиңү бәйрәмен фронтовикларның үзләреннән башка үткәрү гамәлгә сыймый торган хәл кебек күзаллана иде. Мәңге яшәрләр, гел безнең белән булырлар, бәйрәмнәр дә гел алар катнашында узар сыман тоелды. Янәсе, шундый канкойгыч сугыштан исән кайткач, үзләренә инде бернинди куркыныч янамый. Аларның да адәм балалары булуы, аларның да тәннәре туза баруы башка да килмәгән...

Үзем белгән, әңгәмәдәш булган авылдаш фронтовикларны берәм-берәм хәтердән үткәрәм. Сәвәләй Бәчели дәдәй, Радибан һәм Тәтәм Метери бабайлар, Сәкүн Микайла дәдәй... Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр... Өй борынча барсаң, сугыштан кайтмаганнары күпме тагын...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә фронтовик ирен гомере буе көткән, биргән вәгъдәсенә тугры калган сугыш чоры толы - Варвара әби Калинина белән очраштык. Мәләкәс авылының сугыш толлары исемлегендә Варвара әби - берүзе. Бердәнбер сугыш толы ничек яши? Агафонын һаман да хәтерендә саклыймы? Әллә инде еллар агышы белән аның күңелендәге иң газиз кешенең төсе җуелганмы? Шуларны белештек.

Йөзенче яше белән баручы Варвара түти, үз аягында килеш, матур итеп киенеп, ачык йөз белән каршы алды. Пикла әбием белән бергә эшләгән елларын сагынып искә төшерде. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, яшьлегенә кайта барган саен, аның йөзе яктыра, күзләре нурлана барганын күрдем. Хәтердән җуеп буламы соң ул елларны? Агафоны белән кушылып, дүрт елга якын бергә үткәргән бәхетле чак бит ул. Гомеренең иң гүзәл чагы!

Башта кызлары, аннары уллары тугач, Агафонының яшь бала кебек сөенгәннәрен ничек онытсын ди?! Аннары, Чаллы каласына килеп урнашалар. Үзләренә казенный өйдән кечкенә генә бүлмә бирәләр. Ире пожарная охранада эшли башлый. Венерасына - өч яшь, Генасына ике ай булып килә. Төнге сменасын төгәлләп кайткан Агафоны белән иртәнге чәйгә утырганда, телефоннары чылтырый...

Шул рәвешле, хәтерендәгеләрне берәм-берәм күз алдыннан үткәреп, Варвара түти гомер йомгагын сүтте...

"Телефоннан бик тиз генә эш урынына килеп җитәргә кушканнар. Ясаган чәен дә эчеп бетермичә, чыгып йөгерде, җаныкаем. Төш вакытлары җитеп, урамда гадәттәгедән күп халык йөри башлагач, түзмәдем - ни булганын белешергә чыктым. "Сугыш башланган бит!" дигән җан өшеткеч хәбәрне җиткерделәр. Балаларымның берсен җитәкләп, берсен күтәреп, военкомат каршына йөгердем. Безнекеләрне инде рәтләргә тезгәннәр иде. Шулай итеп, беренче отправка белән китте Агафон. Кая барып кергәннәрен күрергә, белергә дә өлгермәгәннәрдер, мескенкәйләрем. Киев тирәсеннән җибәргән бер хаты килде. Аннары, июль ахырында "хәбәрсез югалган" дигән кара пичәтле кәгазь китерделәр.Бергә үткәргән бәхетле чак әнә шулай берничә бөртек ел белән төгәлләнеп куйды.

Туганнарым: "Авылга кайт, ничек тә яшәрбез, ачтан үтермәбез", - дип чакыргач, тәвәккәлләргә булдым. Кул арбасына бишеге белән Генаны куеп, Венераны утыртып, артка бердәнбер байлыгыбыз - кәҗә бәрәнен бәйләп, Мәләкәскә кайтып төштем. Яртылаш землянка, яртылаш өй сыман куышта яши башладык. Әле ул куышта бездән башка да яшәүчеләр бар иде - берәр балалы өч марҗа. Безнең белән тугыз булдык.

Каршы алган көнне үк Миша дәдәй (ул җаваплы урында эшли иде) кисәтеп куйды: "Ашарга юк, дип, кырдан бер генә уч ашлык алып кайта күрмә. Юкса, безнең башны да, үзеңнекен дә харап итәрсең", - диде. Күз алдыңа китереп кара, авызга кабарга өйдә бер ризык юк, табу җае да күренми... Әле дә ничек исән калдык икән дип шаклар катам. Йөзенче яшемне тутырам бит инде. Шул елларда үземә тиешле ризыкны хәзер җыям микән?

Хәер, миңа шундый озын гомер бирелгән икән, монда Агафонымның яшәми калган еллары да, бу тормыштан яшьләй китеп барган улым Геннадийның гомере дә кергәндер.

Менә син миннән: "Агафоныңның төсе хәтереңнән җуелмадымы?" - дип сорыйсың. Мин бит һәр иртәне аның белән сөйләшеп каршылыйм. Яшь чакта икебез бергә төшкән фотокарточканы кулыма алып, аның йөзендәге һәр сызыкны, һәр урынны күзәтеп чыгам. Тормышыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз турында аңарга сөйлим. Кырыйдан карап торган кеше мине үз акылында түгел икән бу карчык, дип тә уйлый торгандыр. Мине белгәннәр, моңа күнеккәннәр алай уйламый. Минем бер "занятием" дип кенә карыйлар. Йөзе, кыяфәте генә түгел, сөйләгән сүзләре, аяк атлаулары, гәүдәсен ничек тотуларына кадәр күз алдымда. Сугыш бетеп, илле еллап вакыт үткәч тә, әле мин аның исән-сау кайтып төшәренә ышана идем. Адәм баласы белән ниләр булмас, әллә нинди хәлләргә тарыгандыр да, кайту җае булмагандыр. Ә менә хәзер андый җай килеп чыккандыр... Үз-үземне шулай өметләндереп килдем. Минем кебек уйлаучылар - өйборынча иде.

Соңгы елларда аның исәнлегенә ышанычым кими барды. Шулай да бер көнне Агафоным кайтып төште! Көтмәгәндә-уйламаганда. Син миңа ышанмыйсыңдыр инде...

Былтыр җәен бик нык чирләдем. Инде китеп баруым шушыдыр, дигән идем. Өйдәгеләр дә, авыл врачы да бик яхшы карап, тагын аякка бастырдылар. Шулай хәлләнеп килгән көннәремнең берсе иде. Өстәл янында чәй эчеп утырам. Ишек ачылып китте дә хәрби киемдә берәү килеп керде. Күтәрелеп карасам - Агафон! Шул ук йөз-кыяфәт, шул ук елмаю, шул ук гәүдә. "Агафон!" - дип кычкырып җибәрүемә каршы: "Әби, бу бит мин - синең оныгың - Станислав, Мәскәүдән ялга кайттым", - дип дәште ул. Оныгым Галяның улы, чыннан да, Мәскәү шәһәрендә хәрби училищеда укый иде. Моңарчы үзен хәрби киемдә күрмәгәч, бабасы белән шулхәтле охшаш икәнен дә белмәгәнмен. Ә хәрби киемнән - тач бабасы икән.

Бер яктан, үземнең шулай алдануыма көенеп куйсам, икенче яктан, улым Станислав өчен шулхәтле сөендем. Безнең нәселнең дәвамчылары бит алар. Шул ук Агафоннар, шул ук Геннадийлар... Бабалары шатланып ята торгандыр.

Тиздән менә тагын Җиңү көне җитә. Мин аны җитмешенче тапкыр каршылыйм. Бәйрәм ел саен Мәләкәс авылы клубында башланып, сугыштан кайтмаучылар истәлегенә салынган һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән тәмамлана. Соңгы вакытта салют та аттыралар. Митингта торганда, кайтмаган солдатлар үзләре дә, күренмичә генә, шунда басып торалардыр кебек. Араларында Агафоным да, башка туганнарым да бардыр.

Соңгы "сәфәргә" чыкканда, якыннарыңның күктәге җаннары җыелышып килә, диләр. Кайчан да булса, Агафоным белән очрашырбыз әле. Вакыты җиткәч. Хәзергә, бүгенге тормышка шөкер итеп, оныкларым, оныкчыкларым белән чөкердәшеп, яңа туачак иртәне көтеп яшим".

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев