Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн турында балачак хәтирәләре

Олы көн - иң якты, сабый чактан ук истә калган зур бәйрәм. Рождество үткәч, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Олы яшьтәгеләр аны ураза тотып каршы алалар. Бәйрәмгә 2 атна калгач, өйләрне юалар.

Без үскәндә семьяда унау идек. Җиде бала, әти-әни һәм әтинең тутасы. Олы көнгә ун көн кала тавыклар, безгә атап, күкәй салалар иде. Тавыклар ничә күкәй салганын әти язып бара иде дә соңыннан, кайсыбызга күбрәк икәнен әйтә иде. Без кемнең күкәе күбрәк булыр икән, дип сөенә-сөенә көтеп йөри идек.

Олы көнгә бер атна кала Бәрмәнчек бәйрәмен каршылыйлар. Бөреләнгән тал чыбыкларын жыеп кайта идек тә, кич утырып, күптән җыеп килгән чәй кәгазьләре белән аларны бизи идек. Бизәгән чыбыкларны тәре алдына куялар. Бәйрәм алдыннан радио-телевизор карау, клубка чыгу тыела иде.

Пасхага 200 әр күкәй буйый идек. Бу үзе бер зур йола бит. Ул вакытта буяулар сатылмый иде әле. Зур кәстрүлдә суган кабыгы, каен яфрагы кайнатып, зур тишекле сеткага 20 шәр күкәй салып пешерә идек. Иртәгә Пасха дигән көнне "йоклап калмыйк" дип борчылып, черем дә итми идек. Иртә таңнан, янчыклар күтәреп буялган күкәй җыярга чыга идек. Һәр йортның бусагасын, "Христос терелеп торган" дип атлап керәбез. Хуҗалар "Чынлап терелеп торган" диеп,каршы ала.

Күкәйне ярыша-ярыша җыя идек. Чиле-пешлеләре дә эләгә иде, аларның янчыкта ватылып беткән чаклары да булгандыр.

Ул көнне өйдә бәйрәм пироглары, күмәчләр пешә. Безгә - бала-чагаларга, бу көнне буялган күкәйләр аеруча тәмле тоела иде. Пасха көнне көндез яшьләр урманга бара. Анда алдан ук зур дагана ясап куялар иде. Кызлар белән чиратлашып атынабыз. Ә егетләр дилбегә белән аталар. Аткан вакытта "Сөйгәнеңне әйт " дип кычкыралар. Яратканыңны әйтмичә, даганнан төшермиләр. Шунда ук, күкәй тәгәрәтү уены була. Һәр кеше үз күкәен тезеп куя да, боулингктагы сымак, чүпрәктән теккән туп белән ата иде. Кемнең тубы күкәйгә тия - йомырка шуныкы. Бик күңелле була иде. Ә кич инде клубка уенга чыгабыз.

Хәзер Олы көн икенчерәк, заманчарак үтә. Хәзер дә бәйрәмгә нык әзерлек бара. Бөтен кеше өй юа, чистарта. Ел саен авылыбызда чиркәүне тазарталар. Юучылар саны да елдан-ел арта. Чиркәвебез тау башында булгач, анда олы кешеләргә менәргә авыррак иде. Хәзер инде, җайлы булсын дип, матур баскычлар ясыйлар. Әле ял итү урыны да булачак. Анысы да бәйрәмгә ясалып бетәр, дип көтәбез.

Быел да Олы көн тыныч-имин үтсен. Барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән!

Ирина Садикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев