Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә Питрау мини-футбол турниры оештырылды - фото

12 июль көнне Кайбычның Олы Тәрбит авылында районкүләм мини-футбол турниры узды.

Ярышны тумышы белән Олы Тәрбит авылыннан булган Чүти авыл җирлеге башлыгы Пётр Тараканов оештырды. Турнирда Олы Тәрбит, Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы һәм Байморза авыллары җыелма командалары катнашты.

Бирегә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Пётр Тараканов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева килгән иде. Спортчыларны Олы Тәрбит авылының "Тәңкәләр", "Гылбулар" фольклор ансамбльләре җыр-биюләр белән каршы алды.

Питрау турнирында Олы Кайбыч командасы җиңү яулады. Олы Тәрбит командасы икенче, Кыр Буасы - Байморза җыелма командасы өченче урында калды. Җиңүче һәм призёр командаларга кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев