Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Бачкова - "Сандугач" җыр конкурсының сандугачы! ФОТО

2-3 март көннәрендә Казан Дәүләт мәдәният институты стеналарында Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Винера Ганееваның V Халыкара җырчылар конкурс үтте.

Винера Ганеева җитәкчелегендә жюрига Кытай кунагы - Цзян Шанжун, композитор - Резеда Ахиярова, күренекле җырчылар - Рустам Маликов, Альбина Кинжалиева, Вадим Захаров, Марсель Вагизов кергәннәр.

Шундый мәртәбәле конкурсның Гран-при исеменә "Керәшен чибәре - 2012", Казан Дәүләт мәдәният институты студенткасы, Мамадыш районы Владимир авылы кызы Ольга Бачкова лаеклы дип табылган.

- Конкурс бик шәп булды! 2 турда үтте. Үзебез организаторлар да, шул ук вакытта конкурста катнашучылар да булдык, - дип уртаклаша Оля. - Гала-концерт вакытында миңа сәхнә артында җиңүчеләргә бүләкләр чыгарып тору бурычы йөкләнгән иде. Шул ук вакытта миңа конкурсантка буларак җырларга да кирәк иде бит әле. Үзем йөгерә-йөгерә йөрим, үзем каушыйм, үземнең җырлыйсым да бар, авызым кибеп бетте... Шулай да мин, үземне жыеп, сәхнәгә чыгып, җырлап та кердем. Җиңүчеләрне бүләкләү башланды. 3, 2, 1 урыннарны өләшәләр.

Көтәм-көтәм... Эх, мин әйтәм, дипломант булып кына калдым мени инде, дим. Сәйдә Мөхәммәтҗанованы да, Мәскәүдән килгән кунакларны да, ансамбльне дә котладылар. Мин инде, булмады бу, дип, бөтенләй төшенкелеккә бирелдем. Дус кызлар-егетләр, Гран-при синеке, дип төрткәлиләр. Мин боларны колакка да элмим. Шул чак сәхнәгә

Винера Ахатовна чыгып: " Гран-при - Мамадышның талантлы кызы Ольга Бачковада!", дип әйтмәсенме! Шул ук секундта шатлыгымнан, ышанмыйча, елап та җибәрдем. Винера Ахатовна" Яратыгыз" җырын башкарганда, аны кочаклап, үксеп-үксеп елап басып тордым.

Бу бик зур җиңү минем өчен, шатлыгым эчемә сыеп бетә алмый... Бик күп бүләкләр алдым, Кубок, бер төенчек жырлар җыентыклары, жыр белән дисклар, чәкчәк, кәрҗин тулы косметика. Иң мөһиме - бу конкурста Винера Ганеева курсында укырга бюджет урын бирәләр. Димэк, Алла бирса, мин коммерциядан бюджетка күчәчәкмен, ура!

Әти-әниемә, дусларыма, туганнарыма, укытучыларыма, жюри членнарына, баянистым Әлфис Галиуллинга, бигрәк тә Винера Ахатовнага зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Оляны шундый зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев