Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оксана Дмитриева Свердловск өлкәсе Сабан туенда катнашкан

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле солисткасы Оксана Дмитриева 15 май көнне Свердловск өлкәсе татарларының Березовский шәһәрендә узган Сабан туенда катнашты. Быел бу шәһәрдә Сабантуй 30 нчы тапкыр оештырылган. Татарстан артистларын ничек кабул иткәннәр? Андагы Сабантуй бездәгесеннән аерыламы? Бу сорауларга моңлы тавыш иясе Оксана Дмитриева үзе җавап бирде.

- Шундый матур бәйрәм! Дүрт меңгә якын кеше җыелган иде. Барлык традицияләрен саклап, тиешенчә үткәрделәр бәйрәмне, шаккаттым. Яраткан керәшен җырларын да башкардым. Ничек кабул итәрләр микән дигән уйлар бар иде, ләкин аларга иң ошаганы шул үзебезнең керәшен жырлары булып чыкты! "Урам көе", "Туганаем сиңа нейләр бирейем" җыруларын башкаргач, кешеләрнең күзләренә яшьләр тулды, рәхмәтләр килеп әйттеләр. "Шундый бай эчтәлекле җырлар сездә", диләр! Безнең ансамбльне дә телевизордан күргәннәре бар икән. Берничә кеше "Балтач районының Дорга авылында сезне күргән бар", дип килеп әйттеләр. Алар тумышлары белән Дорганың күрше авылыннан булдылар".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев