Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Касакина: "Милләтчелеккә юл куелмасын"

Ветеран укытучы, Тукай районы Борды авылыннан Нина Касакинадан 2019 елдагы уңышлары һәм яңа елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы турында сораштык

Декабрь аенда туксан икем тулды. Чумылдыруын мине 2 январьда чумылдырганнар. Отец Павел Романов шул хакта иман кенәгәсенең бер читенә язып та куйган булган. Үзем Зәй районының керәшене һәм татары бергә яшәгән  Биш авылында туганмын. Гомернең утыз елдан артыгын балалар укытуга багышлаган кеше буларак, мине хәзерге яшьләрнең Интернеттан башканы белмәүләре борчый. Милләтчелеккә дә юл куелмасын иде, матбугатта татулыкка һәм бердәмлеккә чакыра торган язмалар булсын, мәктәптә балаларга да шуны аңлатсыннар... Шунысы яхшы, быел сугыш чоры дөреслеген сөйли торган фильмнар күрсәтелә башлады. Мин юк-барны карамыйм, ә тормыш хәлләрен, үзгәрешләрне – аларның берсен дә калдырмыйм... Бу ел азагында, сәламәтлегемне ныгыту өчен, Чаллыга, ветераннар  госпиталенә бер-ике атнага бару җае чыкты... Бүген бар, иртәгә юк, дип торганда, ничек тә балаларыма рухи терәк булып яшәргә тырышам. Өй эчендә бөтен эшне үзем башкарам,  ашарларына да пешерәм.

Бу юлы да Рождествога каршы төндә келәү итәргә барырмын дип өмет итеп торам. Үз улларым тырышлыгы белән Җәйләү авылында төзелгән часовняга Олы бәйрәмнәрдә дә келәүләргә менә алсам иде әле.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев