Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни хәлләрең бар Олы Тәрбит? - фоторепортаж

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылына командировкага кузгалдык. Җәйнең иң матур, иң эссе булырга тиешле июль аенда авыл халкы ни эшләр бетереп йөри икән?

Китапханә ишеген ачып керүгә Инна Драндрова  җитәкчелегендәге “Тәңкәләр” фольклор ансамбле каршы алды безне.  Керәшен киемнәрен киеп, тәңкәләрен  таккан  түтиләр  Геннадий Султанов сузган гармунга кушылып  “Кунак җыры”н башлап җибәрделәр. Ирексездән күзгә яшь тулды. Җыруларыбызны, гореф-гадәтләрне, йолаларны киләсе буынга тапшырам дип йөрүче, тынгы белмәс мондый  түти-дәдәйләре булган авылларның хәле начар булмас. Алар өлгесендә “Гылбулар” балалар ансамбле дә  оешкан. Дәвамчылар бар, димәк киләчәктә авыл данын  яклаучылар да бар дигән сүз.

Олы Тәрбит авылы “Ак Барс – Холдинг” Хозисан агрофирмасы филиалы составында.  Бирегә 11 авылны берләштергән  элекке 6 колхоз керә. 1600 гектар чәчүлек җире,   1150 баш мөгезле эре терлеге бар. Кайбыч районында әлеге агрофирма  терлекләрнең баш саны буенча  беренче урында тора. Аерым хуҗалыкта да  300 ләп баш савым сыер санала. Сыерларны күп асрыйлар икән биредә. Һәрбер йортта 2-3әр баш сыер.

5-6 , 15-20 баш савым сыер тотканнары да бар. Сабантуйда 3 баштан да күбрәк сыеры булган кешеләргә савым аппаратын ярты бәясенә сатып бирәләр икән. Бу да үзенә күрә терлек асраучыга бер ярдәм, стимул.  Авыл көтүен элек акча җыеп көтүче хезмәтеннән файдалансалар, бу елларда чират буенча көтә башлаганнар. Фермер хуҗалыклары да бар: Исаевлар, Кирилловлар шундыйлардан. Олег Уткин – шәхси эшмәкәр. Таракановлар гаиләсе пекарня – камыр ризыклары пешерү, сату комплексы ачып җибәргән.

Дәвамын "Туганайлар" газетасының № 13 санында укый аласыз

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев