Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә “Авыл көе” яңгырады

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясендә этномузыкология бүлегендә укучы кызларыбыз Татьяна Ефремова, Марина Тараканова, Вероника Барышникова һәм Лиана Антонова 7-10 ноябрь көннәрендә башкалабыз Мәскәүдә “Живая традиция” халыкара форумында катнаштылар

“Живая традиция” форумы ел да Халыкара бердәмлек һәм Казан Алла Анасы иконасы бәйрәмнәре уңаеннан оештырыла. Форумны РФ мәдәният министрлыгы һәм В.Д. Поленов исемендәге Халык иҗаты йорты ярдәмендә “Россия фольклор берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы идарәсе уздыра. Әлеге форумда катнашучылар фольклорны "эшкәртелмәгән" рәвештә күрсәтә.

Петр I һәйкәле ("Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан") янында

10 ноябрь көнне форумның гала-концерты булган. Чарада Новосибирск, Якутия, Санкт Петербург, Пермь, Воронеж, Казаннан, Белгород өлкәсеннән килгән фольклор ансамбльләр катнашкан. Казан Дәүләт консерваториясе ансамбле тамашачыларга Идел буе халыкларының мәдәниятен күрсәткән. “Без Теләче, Балык Бистәсе районнары керәшеннәре өчен уртак булган “Авыл көен” башкардык. Әлеге җыр 2017 елда Татьяна Ефремова катнашкан экспедиция вакытында яздырылып алынган иде”, - дип сөйләде ансамбльнең солисты Марина Тараканова. Ансамбль, шулай ук, удмуртча җыр һәм алтылы биюен башкарган.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев