Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә “Май чаптык”

Елдагыча, Мәләкәс авылында быел да, зурлап, "Май чаптылар". Бәйрәмдә телеңне йотарлык коймаклар да пешерелде, ярышлар, көч сынашлар да, җыр-бию һәм уен-көлке дә күп булды. Михайлов Валерий бәйрәмчә бизәлгән атына утыртып, теләгән кешене "кәтәйсә" иттерде, бала-чаганың, бигрәк тә, аларның әти-әнисенең күңелен булдырды. Моңарчы эчләрендә кемгә дә булса үпкә йөртүчеләр рәхәтләнеп кул...

Елдагыча, Мәләкәс авылында быел да, зурлап, "Май чаптылар". Бәйрәмдә телеңне йотарлык коймаклар да пешерелде, ярышлар, көч сынашлар да, җыр-бию һәм уен-көлке дә күп булды. Михайлов Валерий бәйрәмчә бизәлгән атына утыртып, теләгән кешене "кәтәйсә" иттерде, бала-чаганың, бигрәк тә, аларның әти-әнисенең күңелен булдырды.

Моңарчы эчләрендә кемгә дә булса үпкә йөртүчеләр рәхәтләнеп кул биреште, кичерешү сорады. Үпкә йөртмәгәннәре дә бер-берсе белән кочаклашты, аркадан кагышты. Авызлар үзеннән-үзе җырылды, аяклар үзеннән-үзе бии башлады. "Инде җазыкларыбыз янып көлгә очсын", - дип, соңыннан "начар көчләрне" үзенә җыйган карачкыга ут төрттек. Җаннарыбыз тынычланып, күңелләребез чистарынып калды. Шул рәвешле, Олы Уразага атладык. Олы Ураза белән барыгызны да, кадерле карендәшләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев