Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлки мәктәбендә Белем бәйрәме узды - фото, видео

Кайбыч районы Мәлки авылы төп гомуми белем мәктәбендә яңа уку елын тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр

Бүген, 2 сентябрь, иртәдән бирле кояш елмая. Гүя ул шулай Белем бәйрәмен данлый. Матур бантиклар таккан, ак алъяпкычлар бәйләгән кызлар, кәчтүм-чалбар кигән егетләр бераз дулкынлану белән бәйрәм линейкасына тезелде. Кулларында чәчәк бәйләмнәре, шарлар җилферди. Яннарында яраткан укытучылары. Алар да бүген дулкынлануларын яшермиләр. Өч ай каникуллардан соң, Мәлки мәктәбе бүген янәдән гөр килеп тора. Мәктәптә барлыгы 83 бала белем ала, шуларның 9ы беренче класска керә. Өч авылдан килеп укыйлар. Балалар 10-11 классларга Иске Тәрбит мәктәбенә йөреп укый икән.

Иң элек чыгарылыш 9 класс укучыларын алкышладылар, аннан соң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларны каршы алдылар. Тантана матур шигырь  юллары, җырлар белән үрелеп барды. Тугызынчылар быел мәктәптә иң җаваплы укучылар икәннәрен искәрттеләр, беренчегә керүчеләр тырышып укырга сүз бирделәр.

Мәктәп директоры Тамара Иванова укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны белем бәйрәме белән котлады. Узган елда уку алдынгылары булган укучыларга һәм укытучыларга Грамоталар тапшырды. Беренче класска керүчеләргә Әлифба китабы бирде.

Шулай ук бәйрәм белән котлау сүзләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да юллаган. Аны район исполком җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина укыды. Җирлек башлыгы Федор Поляков та укучыларга уңышлар теләде. “Ак Барс Кайбыч” Холдинг компаниясенең “Кубня” агрофирмасыннан Федор Семенов чыгыш ясап, беренче классларга уку кирәк-яраклары бүләк итте һәм җәен эшләгән ике укучыны да акчалата билгеләп үтте.

Укучыларны беренче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады, яңа уку елын котлап матур шарлар күккә очты.

Шуны да искәртергә кирәк, Мәлки мәктәбенең 150 еллык тарихы бар. Ул 1870 елда миссионер мәктәбе буларак, бер класслы булып ачыла. Бу Изге Синод Указы белән җиткерелгән мәктәпләрнең берсе санала. Ул вакытта мәктәп бер катлы гына булган, ак таштан җиткерелгән. 1880 елда ул башлангыч мәктәп, 1926 елда – җидееллык, 1948 елда – сигезьеллык була. 1962 елда мәктәпне ике катлы итеп ясыйлар. 1988 елда урта мәктәп статусын ала. 2010 елда тугыз класслы булып кала.
Белем бәйрәменнән видеорепортаж карагыз!

Мәлки мәктәбе һәм Белем көне турында газетабызның 17(405) нче саныннан укыгыз.

Юлия ГУБИНА тексты,

Милена НОВИКОВА фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Мәлки мәктәбендә Белем бәйрәме узды

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев