Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мин – донор: җылы йөрәкле керәшен яшьләре турында

5 декабрьдә Казан шәһәренең Республика кан бирү үзәгендә бер төркем керәшен яшьләре кан биреп кайтты

Яшьләрнең кан бирергә җыелуы “Мин керәшен доноры” хәйрия акциясе белән бәйле. Проектның башлап җибәрүчесе булып, яңа гына керәшен яшьләре хәрәкәтенә кереп киткән, Ярослав Ромин торды. “Унсигез яшем тулып, икенче көнне үк мин кан бирергә бардым. Илдә донорларлар белән хәлләр кискен булуы ошамады, һәм мин аны төзәтергә булдым. Мин Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасында торганга, беренче булып бу проектка керәшен яшьләрен чакырдым. Төркем булдырдым һәм “Мин керәшеннәр доноры” хәйрия акциясе башлану турында игълан иттем”, - дип сөйләде Ярослав.

Чарага барлыгы 20 кеше килгән иде. Кан бирү процедурасын үтеп беткәч, барлык килгән яшьләр дә Республика керәшен оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Эш алдыннан

Россиядә мең кешегә 13-14 донор туры килә. Америка, Европа илләре белән чагыштырганда, бу бик аз сан. Ким дигәндә мең кешегә 40 донор булырга тиеш  икән. Әмма донор исемен һәрбер кеше дә ала аламы соң? Һәрбер эш алдыннан да үтәләсе төп кагыйдәләр бар. Мин моны сәяхәткә чыгып китү белән чагыштырыр идем. Сәяхәткә чыгып китәр алдыннан кеше нишли? Төпләп әзерләнә. Донор эше дә алдан әзерләнүне сорый. Донор булу – кемнеңдер гомерен саклап калу дигән сүз бит ул. Әмма икенче берәүнең гомерен  үзе авыру булган кеше саклап кала аламы соң? Юк, билгеле. Донор булу алдыннан врачлар кушуы буенча, 3-4 көн алдан диета тоту сорала. Ысланган, кыздырылган, майлы, ачы ризыклар, ит, балык, кызыл чөгендер, помидор, чикләвек, аш, сөт продуктларын ашарга ярамый. Сөт продуктлары урынына суда пешерелгән ботка, баллы чәй, компот, сохари, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз. Алкоголь кебек зәхмәтләр белән мавыкмагыз, кан бирергә ике сәгать кала тәмәке тарту да тыела. Әгәр дә берәр дару эчеп йөргән мәлегез булса, донор булуны башка вакытка кичектерегез. Бу бигрәк тә аспирин, анальгетик даруларга кагыла. Бу даруларны кабул иткән булсагыз, кан бирергә 78 сәгатьтән соң гына барырга ярый. Донор булуның тагын бер кагыйдәсе – кан бирүче кешенең унсигез яше тулган булырга тиеш. Унсигез яшьлек, сәламәт яшьләрне Кан бирү үзәгендә беркем дә кире борып җибәрми.

Кеше организмы кан югалтуны иртәнге якта җиңелрәк кичерә, шуңа да бу процедураны үтәргә иртәнге якларда бару кулайрак. Донорлыкка әзерлек эшләрен бетергәч, паспортыгызны онытмыйча, кан бирү үзәгенә юл тотарга да була.

Кан бирү көне

Донорлар арасында үзем дә булдым. Минем көнем иртәнге аштан башланып китте. “Кан бирергә ач килергә ярамый. Иртән ботка, аш ашарга була”, дигән “акыллы фикерләр” белән мин бераз алданып алдым. Аш ризыгын  да рационнан сызып атарга кирәк, ул да катгый тыела икән.

Кан бирү үзәгенә килеп кергәч тә, регистрация өстәлендә паспорт белән анкета тутырдым. Анкетада прививкалар, сәламәтлек белән бәйле сораулар иде. Шулардан соң, канга анализ алдырырга икенче бүлмәгә юл тоттым. Бармактан алынган канга  тиз арада анализ ясадылар, канның группасын әйттеләр. Анализларны кулга алгач, авырлык, буйны үлчәп, анкетадагы сорауларга нәтиҗә ясап, буфетка чәй эчәргә җибәрделәр. Анда  ике печенье белән бер стакан баллы чәй бирелде. Чәй эчкәннән соң икенче катка күтәрелдем. Монда соңгы реконмедацияләрне алып, кан бирү бүлмәсенә юл тотасың. Бүлмәдә 6 донор иде инде.  Процедура урындыгына утыргач та врач кәефем турында сорашты. Җавабымны ишеткәч, куркыныч түгеллеген, тиз булачагын әйтеп елмайды. Канны 6-7 минут эчендә алдылар. Кан бирү үзәгендә, шулай ук, кан составындагы плазма, тромбоцитка тапшырып була. Плазманы алу вакыты 30-40 минут тәшкил итә икән.

Кан бирү үзәгендә донорлар өчен күрсәткеч билгеләр бар. Коридор буйлап адашып йөрмәс өчен идәндә зәңгәр, яшел, куе сары төстәге уклар ясалган. Бу бик уңайлы. Кан биргәннән соң регистарция өстәлендә справка һәм чек бирелә. Чекны шул ук бинада акчага алыштырып та була. Миңа 350 миллилитр кан биргән өчен 655 сум акча бирделәр.

Бу тормышта бар нәрсәнең дә бәясе бар, донорлыкка да акча бирелә. Әмма бу акчаны кешегә китергән файда белән чагыштырып буламы соң?! Синең каның кемнеңдер гомерен саклап калуын белү дә  нинди горурлык бит. Киләчәктә дә, керәшен яшьләре белән  бергә җыелып башлаган бу эшебезне дәвам итәрбез, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев