Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу ( Масленица) турында

Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына ХV гасырга кадәр Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәрдер. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче Язны каршылау бәйрәме - Май чабу барлыкка килә.

Май чабу сүзе якынча XVI гасырдан кулланыла башлый. Бәйрәм үзе мәҗүсилек чорыннан үк килә, соңрак аны православие чиркәве дә кабул итә. Барысыннан да бигрәк, Май чабу дип атау шуның белән бәйле булырга мөмкин: бу бәйрәм атнасында сыер мае ашарга рөхсәт ителгән, ә Олы көн уразасы вакытында бары тик киндер мае гына ашарга яраган. Әмма "май чабу" күптәннән инде беренче чиратта май белән түгел, ә коймак белән бәйле!

"Коймаксыз май чабу, пирогсыз туган көн булмас". Элек бернинди башка ризыкны да популярлыгы буенча коймак белән чагыштырып булмаган. Коймак - Май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые, ул язгы бәйрәмнең символы булып тора.

Май чабуны Сыр атнасы дип тә йөриләр. Христиан кануннары буенча бу Олы ураза алдыннан сөт, сыр һәм йомырка ашарга ярый торган атна.

Элек Май чабуның һәрбер көне билгеләнгән тәртиптә үткән, һәрберсенең исеме һәм максаты булган.

Дүшәмбе - беренче көн, "бәйрәм каршылау көне". Саламнан ясалган курчакны хатын-кыз кием-нәренә киендергәннәр һәм яз килгәнне күрми калмасын өчен иң биек тау башына алып менгәннәр. Шуннан соң Май чабу башланды, дип саналган һәм һәр гаилә коймак пешерә башлаган. Беренче коймак, үлгән ата-ана рухы өчен дип, тәрәзә төбенә куелган яки хәер итеп ярлы һәм гарипләргә бирелгән.

Егетләр кызларны таудан шуарга чакыра, кәләш сайларга кунакка йөри.

Чәршәмбе - "Тәмле тамаклар көне". Кияүләр кыз ягында кунак була.

Кече атна - бәйрәмнең иң кызган көне. Бу көнне җигүле атларны бистәр, җиз кыңгырау-шөлдерләр белән бизәп йөргәннәр, ат чабышлары үткәргәннәр, кул көрәштергәннәр, җырлаганнар, эчкәннәр.

Кайбер урыннарда кече атнадан соң багу йоласы үткәрелгән.

Татар атнасы - кияү әбисен каймак белән сыйлый торган көн.

Атна кич - каенсеңелләр утырмага килә торган көн.

Атна көн - "Кичерешү көне", Май чабуның соңгы көне. Бу көнне кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар, көлен уңыш мул булсын дип, басуга чәчкәннәр. Бу күңел ачуның соңгы минутлары була. Шуңа күрә калган каймак, йомырка кебек ризыкларны учакка ыргыталар, калган вино, пивоны эчеп бетерәләр.

Кич белән, күршеләр бер-берсеннән кичерешү сорыйлар. Җиргә кадәр баш иеп бер-берсенә: "Синең алдыңдагы гөнаһларым өчен Ходай хакы өчен кичер". - "Син дә мине кичер". - "Ходай кичерсен," -дип әйтешәләр.

Гаиләдә кичерүне икенче төрле сорыйлар. Кичке аштан соң барысы да Иман әйтә, а аннан соң гаиләдә иң кечесе һәр кешегә чиратлап баш иеп чыга һәм кичерү алып, читкә китә. Аннан соң яшь буенча барысы да шулай эшләп чыга, ә кечерәкләргә инде баш имиләр һәм аннан кичерү сорамыйлар. Соңгы булып хуҗа хатын иренә генә баш ия һәм иреннән генә кичерү сорый. Йорт хуҗасы, ир кеше, беркемгә дә баш ими.

Табигать белән бәйле булган тормыш саубуллашу йоласын үзе билгеләгән. Кешеләр, яңа тормышны авырайтып һәм караңгылатып тормасын өчен, үтеп киткән ел белән, иске үпкәләр, исәннәр һәм үлгәннәр белән сайбуллашканнар, моның өчен зиратка барганнар. Май чабу узганнан соң, мунча кергәннәр.

Чынлап та бу көннәрдә халык җыелышып, гармуннар белән җырлашып, шаярашып, үбешеп-кочаклашып, атларда йөргәннәр. Күп кенә Май чабу йолалары туйларны тизләтүгә, ялгыз яшьләргә үз парларын табуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән була.

Кешеләрдә төрле ышану һәм традицияләр коймак белән бәйләнгән. Коймак кешене бөтен тормышы буенча – туганнан алып һәм үлгәнчегә кадәр озата барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев