Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу атнасы башланды

12 февральдән май чабу атнасы. 18 февраль - Май чабу бәйрәме

18 февраль Пручти көне (Прощеное воскресенье). Пасханың ничек килүенә карап бу көн үзгәреп тора. Ул Олы ураза башланыр алдыннан (Пасхага җиде атна кала) соңгы атна көндә була.

Кефирдан "челтәрле" коймаклар

Кирәк була: 1 стакан он (250 мл), 1 стакан кефир (1-1,5 %), 1 стакан кайнар су, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы сыек май, ½ чәй калагы тоз, ½ чәй калагы чәй содасы.

Йомыркага тоз, шикәр комы салып әйбәтләп болгатабыз. Кефир салабыз. Өстенә кайнап кына чыккан суны әкрен генә болгата-болгата кушабыз. Камыр күбекләнә башлый. Онны салып җибәрәбез, өстенә чәй содасын сибеп төерләр калмаслык итеп болгатабыз, сыек майны салып тагын әйбәтләп туглап алабыз. Камыр әзер. Кайнар табаны майлап алабыз да камырны таба уртасына салып әйләндереп-әйләндереп тирә-ягына агызып җибәрәбез. Һәр пешергәндә табага 2-3 тамчы гына май салып җибәрсәгез коймаклар матуррак булыр.

Бу коймакларны варенье, бал, сөтөсте белән ашарга була. Фарш салып төрергә дә бик әйбәт, баллы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев