Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының Усали мәктәбе "Туганайлар"га рәхмәт белдерде

Мамадыш районы Усали мәктәбенең йомгаклау линейкасында укучыларга "Бессмертный полк. Кряшены" акциясендә катнашканнары өчен, “Туганайлар” газетасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды

Җиңү бәйрәме алдыннан үзем эшләгән Усали урта мәктәбендә керәшен балаларын җыеп, җыелыш үткәрдем. Бер дистәгә дә тулмый аларның саны. Максатым - “Бессмертный полк. Кряшены”га аз булса да материал бирү. “Туганайлар” газетасына нәкъ менә сугышта катнашкан керәшеннәр турында материаллар кирәклеген әйттем. Үз бабаларыбыз турында без язмасак, кем язар дигән сорауны куйдым. Александр Филипповның “Герои - кряшены” китабында күренекле керәшен батырлары турында сөйләдем. Горурланырлык та бит: районыбызның 5 Советлар Союзы, Геройларның 3се Албайныкы, керәшен кешеләре. 
Балаларым җиң сызганып эшкә кереште. Әби-бабайлар, ерактагы туганнар “эшкә җигелде”, фотолар барланды. Ә миңа: “Ярый әле шушындый эш кушкансың, үзебез дә, балалар да белгәннәрне барладык, туганнар белән элемтәгә кердек”, - дигән шалтыратулар булды. Албай, Владимир, Дружба посёлогы, хәтта башка районда яшәгән кешеләр турында язып, үзебездән кечкенә генә өлеш кертүгә ирештек. Эзләнсәң, балаларны бераз гына мәҗбүр итсәң, азмы-күпме максатка ирешеп була икән. 
Балаларның хезмәтен бәяләгән, күңелләрен үстереп җибәргән өчен газетабызга зур рәхмәт җиткерәбез.

Лидия Пасыева укучылары белән

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы,

Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев