Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш керәшеннәре бер чаңгы юлына баскан

Владимир авылыннан Лена Бачкова районда булып узган чаңгы ярышларында җиңеп чыккан карендәшләребез турында яза

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Мамадыш шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең чаңгыда узышу буенча “Аргамак” ярышлары булып үтте. Бәйрәм тантанасын район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы председателе Зөфәр Саттаров, методист Елена Семенова, Яшүсмерләр һәм балалар йорты методисты Виталий Ташкулов, Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге тренерлары - Вәсимә Имамова, Юрий Власов ачып җибәрде. Алар барча хатын-кызларны яз бәйрәме белән тәбрикләде, барлык катнашучыларга унышлар, җиңү теләделәр. Ярышка элек-электән әзерләнеп, көч сынашучы иң көчле командалар барлык шәһәр мәктәпләреннән, авыллардан килгән иде. Барлык егетләр-кызлар да көннең җилле булуына да карамастан, шат куңелле, аргамак – елгыр аттай ярышка дәртләнеп, старт бирелгәнче үк китәргә эзер булып, бер-урында тыныч кына тора алмыйча, җилкенеп, менә-менә ыргылырдай тыпырдап торалар.

Бер-бер артлы башта мәктәп директорлары, аннан 50 яшьтән өлкәннәр, 35кә кадәрге егетләр, кызлар старт алды. Хөкемдарлар үз вазифаларын шулкадәр оста башкаралар, бернинди аңлашылмаучанлык, хаос куренми, бар да җай гына бара.

Быел бу ярышның үзенчәлеге шунда – безне ипподромнан аз гына читтә төзелгән мобиль пунктта кабул иттеләр. Миңа мондагы тәртип, җылы атмосфера бик ошады. Кирәк икән җылы, уңайлы киенү-чишенү булмәләре, чиста бәдрәфе, хөкемдарлар кабинеты, шуып тору өчен прокатка чаңгылар бар. Ә иң мөһиме ачык йөз белән каршы алучы хезмәткәрләр. Белгеч тренерлардан башлап, гади техник хезмәткәрләргә кадәр. Бер почмакта кайнар чәй белән телеңне йотарлык вак бәлеш, өчпочмак, бөккәннәр белән сыйлап торалар. Һәрбер борылышта хөкемдар егетләр юлны күрсәтеп тора, ялгышуга урын калдырмыйлар. Бар да бар, рәхәтләнеп шу, наратлык эчендә хуш исләргә манылып, чап та чап кына.

Шәһәрдә эшләүче коллегаларыбызга бар мөмкинлекләр тудырылган, соклангыч! Әле Җөри мәктәбе коллективы да көн дә дәресләрдән соң килеп, шушында шөгыльләнгәннәр. Ихтыяр көче бар да икән үзләрендә!

Чангычының буй-сыны, киеме үк күрсәтеп тора. Монда быел хәтәрләр... Эчләр дә пошып китте. Дулкынланабыз. Югыйсә безнең кебек кечкенә мәктәпләр бүген бөтенләй дә күренмиләр монда. Конкуренция көчле, хәзерге заманда акыллы кеше сәламәтлеге өстендә даими эшли шул...

Төп мәктәп кенә булсак та, физик тәрбия укытучыбыз Николай Бачков читтән генә, бик ансат куренгән чаңгыда шуу серләрен экеренләп төшендерә безгә. Чаңгыларыбыз да моннан 19 ел элек алынган булса да, көзгедәй ялт итеп тора. Ул аларны бик кадерләп саклый шул, балаларга да саклау серләрен керендерә. Оста мактаныр, корал шатланыр, ди. Безнең чаңгылар, Аллага шөкер, бүген дә сынатмыйлар әле, үзләре оча...

Укытучылар, укучылар беренче кар төшү белән саф һавада йөрдек. Укучыларыбыз да сөенә без чыккач, бергә-бергә күнеллерәк тә. Күбәү баскач, чаңгы юлы да асфальт түшәгендәй тигезләнә. Спорт – сәламәтлекне сакларга да, ялкаулыкны җиңәргә дә ,тырышып укырга, башны эшләтергә дә этәргеч бит эле ул, шуңа күрә бик тә яратабыз без чаңгыда шуарга. Укучыларыбыз аз булса да, 9 сыйныф укучысы Дмитрий Кушаев, 6 сыйныфтан – Диана Данилова районда үз яшьтәшләре арасында 1,2 урыннарны бирмиләр. Алдагы көнне генә укучыларыбыз Кышкы уеннар Спартакиадасында җиңеп кайттылар. Бүген исә без – укытучылары көч сынаштык. Тулы команда килдек һәм искиткеч яхшы нәтиҗәләр күрсәттек – 4 призлы урын безнеке! Лена һәм Николай Бачковлар беренче, Гөлсинә Юзеева һәм Демьян Данилов икенче урыннарны яуладылар. Укытучы кызларыбыз - Любовь Данилова һәм Галина Романова призга керергә аз калдылар. Гомум команда беренчелеге безнең мәктәптә! Шатлык-сөенечебезнең иге-чиге юк, молодцы хезмәттәшләрем!

Коррекцияләү мәктәбе һәм җөриләр икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Барлык җиңүчеләр дә мактау кәгазьләре, медальләр белән буләкләнде. Хәер, бүләктә мени эш? Күпме эмоция, рәхәтлек, нинди уңай хисләр кичердек ул көнне.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев