Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районы Юкәче авылы артистлары концерт куйды. ФОТО

Мамадыш районының Шәдче авыл мәдәният йортында Юкәче авылы үзешчән артистларының концерты узды. "Инде күптәннән якташларым алдында чыгыш ясаганым юк", - дип яза Инстаграм челтәрендә Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле артисты Регина Павлова.

- Шәдче үзидарә башлыгы Валерий Шрыковка чакырганы өчен зур рәхмәт. Бик теләп авылдашларым белән чыгыш ясадым. Концерт чыннан да искитмәле матур, җылы һәм шул ук вакытта гади, үзебезчә итеп узды. Казаннан арлык кайткан, Татартсанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановка бик зур рәхмәт! Кичәне менә дигән итеп алып барды! Көлә-көлә үлә яздык...

Ә инде авылдашым Григорий Сергеев белән Сания Фәйзуллинаның биюләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыковның җырлары турында әйтеп тә торасы түгел: кечкенәдән күреп үстем осталыкларын.

Концертта яшь, әле үсеп кенә килә торган артистларыбызны да күреп, бик сөендем. Димәк, авыл әле яши, Талантларыбыз, Аллага шөкер, җитәрлек. Зал тулы тамашачылар да бик яратып тыңлап, карап, кайнар алкышлары белән сөендерделәр, - дип рәхмәт белдерә Регина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев