Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Маңгаена шулай язылган

Күптән түгел редакциябезгә Зәй шәһәреннән укучыбыз Раиса Кыямова шалтыратты. Әнисе Ульяна Кузьминага 85 яшь тулу уңаеннан, газета аша котлау бирергә иде исәбе. Сөйли башлагач, котлау сүзенең 4-5 юлга гына сыймаячагы ачыкланды. Ульяна Кузьминаның катлаулы да, маҗаралы да язмышы белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык

Үксез балачак

Югары Баграж авылында, Таймас Маринасы белән Закар Сатые Борисының икенче баласы булып туа Ульяна түти. 1940 елда әниләре авырып үлеп, яртылаш ятим калганда, Ульянага 7, дәдәсе Александрга 11 яшь кенә була. Бу әле ятимлекнең башы гына. Сугышның беренче көннәреннән фронтка киткән Борис дәдәйгә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Алар дөм ятим калып, авыр сугыш елларының үксез балалары булып, сабый чактан ук колхоз йөген тартып, көчсез, җегәрсез куллары белән олылар эшен эшләп, дөнья көтәргә сәләтле булып үсәләр.

Сарсаз килене

20 яшен тутыргач, Сарсаз-Баграж егете Клементийга кияүгә чыга Ульяна. Бәхетләре генә гомерле булмый яшьләрнең. Бары 6 ел бергә яшәп калалар. 28 яшендә Клементий авырып дөнья куя. Олы кызы Раяга 5, улы Николайга бары 2 яшь. “Әтине бөтенләй белмим мин, - дип искә ала Раиса. — Күмгән көн генә азрак истә калган. Капка төбенә, өйгә бик күп кеше җыелды. Елашалар, безнең баштан сыйпыйлар”...

25 яшендә ике бала белән тол калган Ульянаның кулында әле 70 яшьлек кайнанасы да бар. Тагын өч баласы булса да, киленен ташлап китми Пидуч түти. Йорт-җирне, балаларны караша. Бер кызы үзе янына Краснокамскига алып китеп караса да, киленен, оныкларын сагынып, кире кайта.

Бакча үстереп, утын әзерләп, печән чабып, салам ташып, маллар карап, 20 ел узып та китә. Ничек узганын балаларын ялгыз үстерүче, ир көче кермәгән хуҗалыгын җигелеп тартучы, ятимлектә үскән Ульяна түти үзе генә белгәндер...

1980 елның матур җәе

Инде балалар үскән, башлы-күзле булган, үз тормышларын үзләре корып яталар. 46 яшьлек килен белән 90 яшьлек биемнең тормышы үз җае  белән бара.

Шушы җәйдә Ульянаның тормышында яңа, көтелмәгән, уйламаган үзгәрешләр башлана.

Шулай бер көнне өйләренә бер ит-ат килеп керә. Алексей үзе Сарман районының Петровка авылыннан икән. 36 яшендә, 5 баласын ятим итеп, алтынчы баласына авырлы хатыны үлеп киткән. Югалып калган иргә, танышлары аркылы, Ульянага сүз кушып карарга киңәш иткәннәр. Башына төшкәннәрен елый-елый сөйләп күрсәткән иргә ни дип әйтергә дә белми Ульяна. “Балаларга умач кына уып ашатучы булса да кирәк, -  ди Алексей. – Бер авырлык китермәм, бар эшне үзем эшләрмен, хәлемә генә кер, зинһар, - дип ялына. “Яллардан соң килерсең, сөйләшербез, уйлашырбыз, - ди Ульяна. – Ял көннәренә балалар кайта. Алар белән киңәш-табыш итми, бер нәрсә дә әйтә алмыйм”.

Күрәсең, Ульяна ирнең күңеленә хуш килгән, ял көннәрен көтми Алексей. Совхоздан автобус алып, туганнарын утыртып, пәнҗешәмбе көнне үк килеп тә җитә. Ай-ваена карамый, танышырга, күреп кайтырга, дип, Петровкага алып китәләр Ульянаны. Бер туталары, болар кайтуга дип, алдан барып, өйне рәткә сала, өстәлләр әзерли, балаларның кайсын-берсен күршеләргә озатып, өйдә өчесен генә калдыра...

Үксез балаларны күргән Ульяна, ятимнәр хакына дип, ризалыгын бирә. Ялгызлыкның, ятимлекнең бар ачысын үз йөрәге аша кичергән хатын, 30 ел диярлек бергә гомер иткән 90 яшьлек кайнанасы Пидуч түтине дә ияртеп, 5 балага әни булып Петровкага килә. Алексейда таяныч булырлык, саклаучы, яклаучы, тормыш итәргә яраклы ир-ат күрә ул.

Иң олы уллары Илья 8 классны бетергән, 5 яшьлек Клава балалар бакчасына йөри. Бер яшьлек Ольганы әнисенең Түбән Камада яшәүче туганнары үзләренә тәрбиягә ала.

Син Ульяна түгел, син Роза!

Бәйрәм алдыннан язылышып, Питрауга туганнарын җыймакчы була Алексей. Район үзәге Сарманга ЗАГСка  теркәлергә дип китәләр. Тик теркәлер өчен Ульянаның паспорты юк икән. Гомер буе фермада эшләп, авылдан беркая чыкмаган кешегә аның кирәге дә шулкадәр булган, ул турында уйланылмаган да. “Апа, алайса Сез кияүдә дә булмагансыз бит, – дигән нәр ЗАГС хезмәткәрләре. – Паспортыгыз булмагач, регистрациягез дә юк...” Паспорт ясау өчен, туу таныклыгы алып килүен сорыйлар. Монда тагын да кызыграгы башлана. Туу таныклыгы буенча, Ульянаның исеме... Захарова Роза икән! Яңа паспортын, кияүгә чыгу турында штамп сугып, үзен Алексей фамилиясенә күчереп, Кузьмина Роза Борисовна исеменә бирәләр.

Моңа кадәр бер кирәге дә чыкмаган туу таныклыгындагы исеменең ни өчен башка булуы Ульяна түтинең исенә шул чакта гына төшә. Матур, заманча дип, әтисе кушкан була бу исемне. “Чиркәүдә мондый исемле изге юк”, дип, поп баланы Ульяна дип чумылдыра. Чиркәү кушкан исем үз исеменә әйләнеп, әти-әни се кушкан исем кәгазьдә генә кала. Үзен белә белгән нән бирле Ульяна булып яшәүче ятим бала бу турыда уйлап та карамый...

...Кызыгы да, кызганычы да шунда: үз балаларының туу турындагы таныклыкларында әниләре “Ульяна” итеп күрсәтелгән. Шуңа күрә, 46 яшендә беренче тапкыр паспорт алып, “беренче тапкыр кияүгә чыккан” Кузьмина Роза Борисовнаның официально  балалары юк. Аңа бернинди льготалар да, өстәмә түләүләр дә каралмаган. Иренең балаларын үстергән өчен дә Ульяна түти дәүләттән бер тиен дә алмаган. Дөрес, ул моңа өмет тә итми. Тик күп балалы аналарны котлаганда, ятимнәрне үстергән аналарга бүләкләр биргәндә, андыйларны дәүләт органнарына, администрациягә кунакка чакырып зурлаганда, аңа дәшүче юк... Моның өстенә, моңарчы 20 ел терлекчелектә эшләп, мал асрап, авызыннан өзеп, балаларына дип, саклык кассасына тиенләп җыйган акчалары да шул килеш кала....

Үз үги әти

“Үги әтиебез киң күңелле, олы йөрәкле, туган җанлы, сирәк очрый торган изге җан булып чыкты,”- ди Раиса. - Ишек-капкалары ачык, йөзләре бар кешегә якты, табыннары корылган булды. Авылга вакытлыча эш белән килүче булсынмы, сату эше белән йөрүче булсынмы – барысы аларда туктый иде, беркемнән авырыксынмадылар. Әни балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөрде, бер ата-аналар җыелышын калдырмады. Ике улларын да армиягә озатып, присягаларына бардылар. Туйлап өйләндерделәр. Әтиебез совхозда тракторист булды, әни фермада эшләде. Ике ел буена Пидуч әбиебезне тәрбияләп, аны соңгы юлга озаттылар.”

Тагын бер сынау

Ходай үзенең яраткан бәндәсенә сынауларны күп итеп бирә, ди. Бу бәхете дә гомерле булмый Ульянаның. 11 ел гомер иткәннән соң, җәйнең якты бер көнендә, йөрәге тотып, Алексей үлеп китә. “Әниебез шушы авыр көннәрне дә зур сабырлык белән уздырды, кайгылы йөзен күрсәтмәде. Безне, балаларны, бергә җыйнарга тырышты,” – дип сөйли Раиса. ”Әтиләре үлгәч, китсәм дә була иде, -  ди Ульяна түти үзе. – Тик балалар бик әйбәт булды. Әләкси үзе дә, ташлап китмәсә генә ярар иде дип, җөрәге җарылып торды инде менә. Җаным-тәнем белән беректем шушы ятимнәргә...”

Бүген 16 мең пенсия алып яши ул. Зарланмый. “Алексей балаларын үстергән өчен нинди дә булса льгота, пособие булыр, дип өметләнгән иде. Казанга хатлар да язып карады. “Балалар ул хатынныкы түгел, яшьләре дә чыккан”, дигән җавап килде. Ул чагында әле мәктәптә генә укыйлар иде, югыйсә...”

Клавдия

Алексей үлеп киткәч, Түбән Камага киткән Клавдия әнисе янына авылга кайта. Алар бүген дә бергә яшиләр. Үз әнисеннән 5 яшендә калган Клавдияга бүген инде 44. Ульяна түтинең Петровка авылына килүенә дә киләсе җәйгә 40 ел була. “Миңа килсә дә, 3 көннән ары тормый әни, Клавасы янына ашыга, - ди Раиса. - Гомер буе мал асрап, ит-сөтләрен без шәһәрдә яшәүче балаларына бертигез бүлеп күчтәнәчкә өләшеп, безне дә хәстәрләп дигәндәй, татулыкта яшиләр. Без 7 баланы хәзер дә бер йодрыкта тоталар”.

Петровка спирт заводы ябылганчы, Клавдия шунда эшләгән. Хәзер инде, вахта автобусы белән йөреп, Чаллыда эшли икән. Көн саен кызын озатып, тәмле ризыкларын пешереп, өстәлен көйләп, тәрәзәдән карап, көтеп ала Ульяна түти. Җылы оеклар бәйли, кош-кортын карый, бакча үстерә.

Сүз азагы

Раиса сөйләгәннәр белән генә риза булмыйча, Ульяна түти белән Клавдияның үзләренә шалтыраттым. “Клавдия синең бәхеткә үскән, Ульяна түти,” – димен. Клавдия каршы төшә: “Юк, әни без ятимнәр бәхетеннән..” “Маңгайга шулай язылгандыр инде”, - ди Ульяна түти. Уенын-чынын бергә кушып, өстәп тә куя: “Әтисе кебек изге күңелле берәү очрап, икебезне бергә алса, без китәргә дә каршы түгел”. Язмышлар кабатлана, диләр бит. Кем белә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев