Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуарның "Мәсих" әсәреннән өзек

Луиза Янсуарның "Мәсих" поэмасыннан өзек тәкъдим итәбез (беренче бүлек).

..әзер булыгыз.

чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә килер.

Матфей тәгъбир иткән Изге Инҗил, 24:44

 

1. Яхъя

Вәсвәсәле еллар өеренең

Әнчекләре һәр пот каршында

Иман алыштыра. Рия ысы

Сеңгән җаны исән калсынга.

 

Гөнаһларын кемнең икърар итмәс

Бу замана, кемне кичермәс, –  

Учларыннан канлы бер дәверне

Төче сулар юып төшергәч.

 

Алларына егылып яңа потның,

«Дога» пышылдаучы иреннәр

Дарга күтәрергә әзер янә

Бер токымны, аерып күгеннән.

 

Тәүбәсеннән бары дәгъва исе

Аңкып торган кавем, котырып,

Гыйбадәткә килә. Изгеләрен

Кабер бугазына томырып.

 

Вәгазь-юраулармы шикләндерә –

Күзләрендә шомлы шәүлә бар.

Касәләрдән, кайнап, тәүбә суы

Күтәрелә... Яңа пәйгамбәр

 

Иңүенә инанулы кемдер

Таныганда насыйп ул көнне...

...Гамьсез күзләрендә бер гүзәлнең

Биер аның кыргый үлеме...

 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев