Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуарның иҗатындагы яңалыкларын һәм шигырьләрен укыгыз

Март аенда Тинчурин театры сәхнәсендә премьерасы булган “Карурман” спектакленең авторларының берсе - Луиза Янсуар (Шарова)

Март аенда Тинчурин театры сәхнәсендә “Карурман” спектакленең премьерасы булды. Аны татар телендә өлкәннәр өчен беренче фэнтези дип атадылар. Пьесаның авторлары – карендәшебез, “Татар китабы йорты” җитәкчесе, шагыйрә Луиза Янсуар һәм Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова. Спектакльдә төп рольләрнең берсен карендәшебез Тинчурин театры актёры Артём Пискунов уйный.

Әлеге спектакль тарихи әсәргә нигезләнгән. Биредә борынгы тарих салынган. Бөек Биләр вакыты, ырулар, бөек каһиннәр – болар барысы да спектакльдә чагыла. Шулай ук, монда хәзерге замана да, моңарчы булган вакыйгалар да, безгә кадәр яшәгән халыкларның көнкүреше дә чагыла. “Карурман”ны караган кеше үзенә ниндидер яңалык ачар.

“Хатын-кыз драматург һәм хатын-кыз режиссер куйган спектакль булгангамы, гүзәл затларның гаиләдә дә, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр булдыруда да роле зур икәне ярылып ята. Хәтта тамаша да ыруның язмышы Җәйран кулына күчү белән тәмамлана. Хатын-кызның тормыш, яшәү чыганагы икәнен “Карурман” кабат исбат итә”, - дип яза журналист Лилия Локманова

“Идея буларак ике-өч ел элек башыбызга килде. Аны ачык һавада эшлисе килгән иде, чөнки мифологик яссылыгы бар. Анда – кешенең карурмандагы кебек җәмгыятьтә адашып йөрүләре һәм асылына кайтырга омтылуы. Ул бүгенге заман мәсьәләләрен күтәрергә омтылыш белән иҗат ителгән. Андагы дөнья моделе бүгенге дөнья моделенә якын дип күзаллыйбыз. Безгә тамырларыбыз, милли идентификациябез кадерле”, – дип ассызыклады спектакльне Луиза Янсуар.

Луиза Янсуар Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый.

 

Келәү

Сүз кирәкми! Йөрәгемне тыңла!

Җирдә вакыт чикле шулкадәр.

Тын алырга курыккандай, әнә,

Шәфәкь сутын эчә үләннәр.

Синдә минем нинди кайгым барын

Миндә синең нинди шатлыгың –

Белмәсеннәр!

Сергә тиңләсеннәр.

Җилгә төйним чиккән яулыгым.

Ул җилфердәп безне каршы алыр...

 Ул җилфердәп безне сәламләр...

Җирдә бар да элеккечә булыр,

Кубарылмаган күк галәмнәр...

Тыңла йөрәгемне!

Аны әле

Син тыңлаган кебек берәү дә

Тыңламады. Китергәндәй иман

Раббысына – тәүге келәүдә.

Аклагандай бөтен языкларын

Бу каһәрле-матур дөньяның,

Сиңа миннән... тик шатлыгы күчсен!

Мин аңарда бик күп еладым.

 

***

Кешеләрдән берни көтмим хәзер,

Кешеләрнең көтәм үзләрен:

Кайтуларын ерак сәфәрләрдән,

Күзләренең төсе үзгәреп.

Ул күзләрдән таулар карап тора,

Мөлдерәмә күлләр, диңгезләр...

Һәм сагыну.

Шул сагыну аша

Аңлыйбыз да: без бит - игезләр.

Һәм - тигезләр.

Тау белән тау кебек.

Чуерташлар кебек - шоп-шома.


Юллар, безне кайда йөртсәләр дә,

Бер ноктага килеп кушыла.

Елмаясы килә, син чәчемнән

Сыйпаганда, диеп:

- Үзгәрдең...

Кешеләрдән берни көтмәгәнгә,

Кешеләрнең көтәм үзләрен.

 

Күз яшедәй

Күз яшедәй чиста карлар –

Язның керфегендә.

Син оныткан булгансың бит

Җирдә кемлегең дә.

 

Ак күлмәктән офыкларга

Җилләр белән җилгән –

Ул беркатлы кызый синме,

Курыймый беркемнәнә?

 

Чәчләреңдә – җиләк исе,

Болын – кочагыңда.

Сиңа таба, колач җәеп,

Җилләр оча гына!

 

Дүрт фасылы Җирнең – сиңа,

Җирнең – дүрт тарафы.

Еласын да, көлсен, диеп,

Безне Ул яратты.

 

Һәм тапсын, дип йөрәгендә,

Кайтып, тәү Ватанын,

Онытырга туры килсә,

 Нәрсә югалтканын.

 

...Күз яшедәй чиста Дөнья…

 

Әйтерсең...

Мин синдә кышларны яратам.

Мин синдә яратам җәйләрне.

Әйтерсең, бу йөрәк түгел дә...

Әйтерсең, бу – җиләк бәйләме.

 

Йә – яфрак бәйрәме!

Йолаллар

Күп шундый, күп минем илемдә.

Син миндә шуларны... сөясең.

Син миндә тоясың җилен дә.

Бу сәер дөньяның...

“Коточкыч

Матурлык!” – диясең һәр ымым.

Кайтуга... күзләрең үбәмен:

Бер дәвер кадәрле сагындым!!!

 

Мин синдә көзләрне яратам.

Мин синдә яратам язларны.

Әйтерсең, яшәүнең соң төне...

Һәм бездән... тымызык наз калды...

– Әйтерсең!

Фото: Татар-Информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев