Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар тәрҗемәсендә Шекспирның "Цимбелин" пьесасы буенча эскиз дөнья күрде

Тулысынча спектакльне бу елның ноябрендә карарга мөмкин була, ди эскизның режиссеры Резеда Гарипова

Уку театрында Уильям Шескпирның "Цимбелин" пьесасы буенча эскиз тәкъдим ителде. Әсәрне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова куйды, татар теленә шагыйрә, Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар тәрҗемә итте.

Эскизда пьесаның беренче акты гына тәкъдим ителде. Режиссер әйтүенчә, тулысынча спектакльне бу елның ноябрендә карарга мөмкин була. Янсуарга пьесаны Резеда Гарипова тәрҗемә итәргә тәкъдим иткән. "Миңа бик кызык иде. Пьесада барган вакыйгалар минем чорымны, тирәлегемдә барган хәлләрне чагылдыра. Укый башладым, шәрехләргә кереп күмелдем, тәрҗемә белән параллель рәвештә шекспироведение буенча китаплар укып чыктым", - ди ул.

"Резеда белән "Цимбелин"ны эшләгәндә үзебез күзаллаган материалны тудырырга, аның без тойганча укылышына ирешергә теләдек. Бу - безнең мәдәни-эстетик, әдәби-сәнгати күзаллауларга нигезләнгән укылыш. Ул - индивидуаль укылыш, шунсыз булмый да", - ди Луиза Янсуар.

Резеда Гарипова әйтүенчә, спектакльнең идеясе күптәннән яшәп килде. "Ниһаять, аны, вакыты җитеп, тормышка ашырырга җай чыкты. Пьеса өстендә эшләгәндә, ике максатны истә тоттым: беренчесе, яраткан язучымның иҗатына мөрәҗәгать итү, икенчесе, студентларга яхшы материал белән эшләү мөмкинлеге тудыру", - ди режиссер.

""Цимбелин" - Шескипирның соңгы әсәрләреннән берсе. Куяр өчен аны артык уңайлы дип әйтмәс идем, чөнки монда күп компонентлар кушып укмаштырылган. Әмма минем өчен әсәрдә күтәрелгән ике төп сорау әһәмиятле: рухи деградациягә дучар булу һәм кичерүгә (кичерүлегә) кабат юлны табу. Бу тема Шекспирның соңгы чор иҗатында - иң мөһимнәрдән", - ди Резеда Гарипова.

Тамашада моңарчы шагыйрәне һәм режиссер берлегендә чыккан "Ишек" спектаклендә уйнаган студентлар катнаша - Резеда Гарипова һәм Зөлфәт Закиров җитәкләгән Казан театр училищесының 3нче курс укучылары.

Айдар Әхмәдиев, "Татар-информ"

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев