Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Шарова - Җәлил премиясе лауреаты

11 ноябрь көнне Татарстанның Республикасының Министрлар Кабинетында Муса Җәлил премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

2014-2015 елларда конкункурс нәтиҗәләре буенча бу премиягә, "Болан кызы" шигырьләр җыентыгы һәм яшьләр арасында иҗтимагый-агарту эшчәнлеге өчен шагыйрә Луиза Шарова (Луиза Янсуар); милли тәрбиягә өлеш керткән өчен "Идел" яшьләр үзәге; фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендә инновацион эшләнмәләр өчен Казан Дәүләт медицина университеты аспиранты Александр Буховец; "Алтын Казан" мюзиклын язган һәм Татарстан Республикасы мәдәниятына зур өлеш керткән яшь композитор Эльмир Низамов; татар әдәбиятенә керткән өлеше өчен язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин лаек дип табылган.

Җиңүчеләргә "Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты" дигән мактаулы исем бирелде. Алар диплом, лауреат билгесе һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге премияне 200 мең сумга кадәр арттырды. Җиңүчеләрне Премьер-министр Илдар Халиков котлады.

- Бу премия әдәбият елында бирелүе белән кадерле булды. Быел ул әдәбияткә кагылышлы ике кешегә - миңа һәм талантлы прозаик Рөстәм Галиуллинга бирелде бит. Мин Муса Җәлил нигез салган "Ялкын" журналында эшлим, бу тәңгәллек тә үзенә бер символикадыр, бәлки. Бер нәрсә дә юктан гына булмый бит, - дип шатлыгы белән бүлеште Луиза Шарова.

Луиза Шарова (сулдан бишенче) Җәлил премиясе лауреатлары белән

Әйтеп үтәргә кирәк, Муса Җәлил исемендәге премия 1968 нче елдан бирелә. Аның лауреатлары яшь язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар гына түгел, ә сәнгати уңышларга, югары нәтиҗәләргә ирешкән кинематограф, журналистлар, галимнәр һәм педагоглар да. Премиягә керәшеннәр арасыннан 1978 елда Камал театры актеры Николай Дунаев лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев