Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедә халык җыены узган Фото

Ләкелеләрне районда туризм мәсьәләсе дә кызыксындыра.

Сарман районының Ләке авылында узган халык җыенында иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова чыкты, дип хәбәр итә "Сарман" газетасы.

«Нөркәй» агрофирмасы директоры Вазыйх Гыльметдинов агрофирманың төп эш күрсәткечләре белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов үз чыгышында райондагы криминоген хәлгә тукталды, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгышы районның 2017 елдагы социаль-икътисади хәле турында иде. Халык үзен борчыган сорауларны бирде: авылда почта элемтәсе бүлекчәсе нигә ябылган, урамга таш салдырып булмасмы, Сарманның Бакыр базында туризм юнәлешендә ниләр эшләнә һ.б.

Фотолар авторы - Илнур Сибгатуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев