Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Леонид Давыдов: «Хыялым – җырларымны керәшен егете башкаруында ишетү»

Карендәшләребез арасында кулларына гармун алып, күңелләрне моңда йөздергән кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Маты авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Свердловск шәһәрендә гомер итүче Леонид Давыдов.

Җырларын тыңлаганнан соң, мин аның үз халкы өчен җан атучы, туган ягын өзелеп яратучы җыр-моң остасы икәнлегенә төшендем.

– Гармунда уйнарга икенче класста укыганда өйрәндем. Беркем дә өйрәтмәде, үзлегемнән тартылдым мин моң дәрьясына. Папа – оста жырчы, шуннан бирелгәндер безгә дә бу сәләт. Дәдәй дә уйный иде, тик миңа гармунны бирми, мин ул юкта эләктергәләп алам да, тиз-тиз көй чыгарырга азапланам. Алганны күрсәләр, төшереп ватасың дип әрлиләр иде, чөнки ул чакта үзем дә шушы гармун кадәр генә булганмын. Бишенче класста “полный ход” сыздыра башладым. Тик гармун гына миңа еш эләкмәде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, папа үзебез асраган үгезне сатып, 200 сумга дәдәйгә баян алып бирде. Мине бәләкәйгә санап, дәдәй армиягә киткәч, аны шкафка бикләп куйдылар. Гармун сорап, елдан артык армиягә хат яздым, – дип көлеп куйды Леонид.

Леонид Давыдов җиде балалы ишле гаиләдә үсә. Өч дәдәе, ике тутасы һәм бер энекәше, бүгенге көндә дә җидегән йолдыз кебек балкып, тату булып, аралашып гомер итәләр.

Авылдашы Маруся белән кавышып, ике ул – Максим белән Кириллны үстергәннәр, бер оныклары да үсеп килә. Олы улларының гаиләсе бик тату яши. Хатыны – рус милләтеннән. Леонид Давыдов “милләтең нинди булса да, иң мөһиме кеше булу” дигән девиз белән яши. Дуслары арасында да төрле милләт кешеләре бар. Ә иң якын дусты Рамил Гыйләҗев турында ул бик озаклап сөйләде: “Яшь вакытлардан бирле бер-беребезгә ярдәм итешеп, татар бәйрәмнәрен дә, керәшенчәләрен дә бергәләп үткәрәбез”.

Авылда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Леонид хәрби хезмәткә алына. Армиядән кайтуга, туган авылы клубында җитәкче булып эшли. Күп кенә конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. 1985 елда керәшен җыру-такмакларын башкарып, район буенча беренче урынны алу шатлыклары әле дә күңеленнән китми аның. “Шул вакытта үз халкым, аның бай мирасы, искиткеч матур җырулары белән горурланганымны мәңге онытмам. Шуннан тагын да дәртләнеп эшли башладык. Безне газеталарга яздылар, диплом-мактау кәгазьләре алдык. ”– , ди ул.

Соңрак, Давыдовлар гаиләсен язмыш Свердловск өлкәсенә китерә. Монда эшләгәндә дә, тормышын музыкага бәйләп яши Леонид. Ун елдан артык татар-башкорт “Якташлар” клубының сәнгать җитәкчесе була. Клубта татар, башкорт абзыйлары, апалары жыелган, 70ләп кеше. “Якташлар”га аны үзеннән ризалык та сорамыйча, Себердә эштә булганда, сайлап куялар. “Карышып тормас та идем. Эшли башлагач, андагы кешеләр, син русмы әллә дип кызыксынганнар иде. Мин башымны югары күтәреп, “керәшен җегетемен” дидем. Концертларда репертуарга керәшен җырларын да керттек, барыбыз да бер туганнардай гөрләшеп яшәдек, иҗат иттек, чыгышлар ясадык. Рәхәтләнеп, папа җырлаганча, керәшен җырларын аерым гына да суза идем”,– дип искә ала ул.

Музыкаль белеме булмаса да, үз җырлары күңелне җәлеп итәрлек аның. Күп кенә җырларының сүзләрен дә, көен дә үзе яза. Аның “Әрнәшем”, “Бакалым” җырлары бик моңлы яңгырый. Җырларын туганнары-дусларына гына тыңлата. Бары тик быел гына дусларының тәкъдимен кабул итеп, Бакалы районында узган “Уйнагыз гармуннар” конкурсында катнаша һәм “Иң оригиналь җыр башкаручы” номинациясендә җиңүгә ия була. Ул бик тыйнак, җырларын артистларга күрсәтсә, бәлки, аның җырлары әллә кайчан концертларда яңгырар иде. Үзе әйтүенчә, аның бер олы хыялы бар – җырларының берсен генә булса да, танылган җырчы да түгел, гади генә бер талантлы керәшен егете яки кызы башкаруын ишетү.

Хәзерге вакытта лаеклы ялда булганлыктан, җырлар иҗат итүен тагын да арттырган ул. Читтә яшәсә дә, “Туганайлар” газетасын әйбәт белә, элек язылырга мөмкинлек булганда, алдырган да. Бүгенге көндә сайтка куелган һәр яңалыкны, һәр язманы кызыксынып укып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев