Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлбәдәндә Бөтенроссия хәрби уеннар фестивале старт алды - Фоторепортаж

Бүген, Бөек Ватан сугышы башланган көндә, Питрәч районы Әлбәдән авылында Советлар Союзы герое, Брест крепостенең легендар сакчысы Пётр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә "Әлбәдән" Бөтенроссия хәрби уеннар фестивале старт алды. 

Фестиваль үз эшен нәкъ сугыш башланган минутларда, төгәл иртәнге сәгать дүрттә, Мишә елгасы буенда башлап җибәрде. Вермахт һәм Кызыл армия солдатлары булып киенгән реконструкторлар 78 ел элек булган вакыйгаларны кабатлады. Иң беренче Вермахт солдатлары Мишә елгасын кичтеләр. Ярга чыккач, Кызыл армия солдатлары белән канкойгыч көрәш башланды. Пулемёт, мылтык тавышы, янда гына мина шартлаулары - барсы да чынбарлыкка туры китереп эшләнелгән иде. Берничә минутлык авыр бәрелештән соң, Кызыл армиянең командиры әлеге көрәш тәмамлануы турында игьлан итте. 

Икенче көрәш көндезге уникедә башланды. Анда Кызыл армия солдатларының Брест крепостен дошманнардан геройларча саклаулары күрсәтелде. Бу өлештә карендәшебез майор Гаврилов образы да күзгә чалынды. Гаврилов ролен реконструктор Артём Куртымов башкарды.



Фестивальдә чын хәрби машиналар һәм кораллар кулланылмады. Алар урынына махсус макетлар һәм миналар шартлау күренешен тасвирлау өчен пиротехника әзерләнгән иде. Шунлыктан, хәрби уеннар башланыр алдыннан реконструкторларга пиротехника куллану буенча инструктаж үткәрелде.

Фестиваль 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 

Әлегә 22 июнь чараларыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев