Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Долгова: "Конкурста яраткан һөнәремне һәм матур халкымны тәкъдим иттем"

21-22 февраль көннәрендә Уфа шәһәрендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Ана теле" дип исемләнгән X Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы узды. Әлеге бәйге елдан-ел зурлап үткәрелә, традиция төсен ала бара. Конкурста Казан федераль университетының Филология бүлегендә белем алучы Лариса Долгова беренче урын яулап кайтты.

Бәйге ике турда узган. Университет комиссиясен үткәннәр генә, Татарстан данын яклап, Уфага барганнар. Шулай итеп, Казаннан ике кыз, Алабуга һәм Уфа шәһәреннән дә конкурсанткалар булган.

"Минем чыгышым башыннан алып ахырында кадэр керәшеннәр темасына бәйле булды,- ди Лариса. - Визитка өлешенә үзем пешереп, чәк-чәк алып бардым. "Халык бәйрәмнәре - яшь буын өчен тәрбия чарасы" дигән темага эссе яздым. Икесен бергә үреп җибәрдем. 2014 елда гаиләм авыл тарихы турында китап язды, шул вакыттан ук бәйрәмнәр белән кызыксынып калган идем. Иҗади конкурста керәшен милли киеменнән театральләштерелгән шигырь укыдым һәм бию башкардым. Жюри чыгышымны зур игътибар белән күзәтте. Портфолио алып бардык, аны да карадылар."

 

Лариса, конкурс кысаларында, Уфада таныш булмаган класста "Покрау үтте - кыш җитте" дигән темага дәрес тә уздырган. "7нче класс укучыларын керәшеннәрнең календарь бәйрәме белән таныштырдым. Бу үзем өчен дә, укучылар өчен дә яңа иде әле", - ди җиңүче кыз. (А.Р. Мотыйгуллинаның 7нче класс дәреслегенә окрау бәйрәме" кертелгән).

Нәтиҗәләр буенча, һәр конкурсантка берәр номинация биргәннәр. Лариса исә "Иң яхшы портфолио" һәм "Иң яхшы милли колорит" номинацияләрендә җиңү яулаган.

"Мин үземнең чыгышым белән канәгать, чөнки яраткан һөнәремне генә түгел, матур халкымны да тәкъдим иттем", - диде Лариса Долгова.

 

Фотолар Лариса Долгова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев