Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыксынучан кешеләрне дә табабыз, эшне дә оештырабыз

Янсуар авыл җирлеге - Питрәч районының иң ерак авылларының берсе. Ул Янсуар һәм тагын дүрт авыл Нырсуар, Раевка, Талкыш һәм Тегермән Тавы авылларын берләштерә. Кайчандыр шау-гөр килеп торган урамнарда хәзер ике йөздән аз гына күбрәк йорт бар, аларда өч йөз кеше яши. Шулай да район узәгеннән читтә урнашкан бу авылда да тормыш бер урында гына тормый. Мондагы тормышны, әлбәттә инде, авыл халкы җанландыра

Питрәчнең күпчелек кечкенә авылларындагы кебек монда да иң зур проблема – зур предприятиеләр булмау, шуның нәтиҗәсендә эш урыннары да юк, шулай ук җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге дә күпкә азрак. Шуңа да карамастан, авыл халкы төшенкелеккә бирелми, тормышларын яхшы якка үзгәртү, авылда яшәүне уңайлы итү мөмкинлеге килеп тугач, аннан бик рәхәтләнеп файдалана. Әлбәттә, сүз үзара салым турында.

Соңгы өч елда уртак тырышлык белән шактый эшләр башкарылган – 2015 елда Янсуарда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегегә куелган һәйкәлне төзекләндергәннәр, 2016 елда - яктылык системасын модернизацияләгәннәр, торак пунктларда ике тапкырга күбрәк яктырткычлар урнаштырылган. Шулай ук су башнялары территорияләрен төзекләндергәннәр, Раевка, Янсуар һәм Талкышта әлеге территорияләр коймалап алынган.

- Әлбәттә, без җыелган акчаларның нәрсәгә тотылуы, нинди эшләр башкарылуын үз күзләребез белән күреп торабыз, шуңа да һәрвакыт бу эштә катнашабыз, - диде Янсуарда яшәүче Иван Алексеевич Чукуров. - Башкача булуы да мөмкин түгел. Без бит шушында яшибез. Урамнарда яктырткычлар куюлары бик яхшы булды, әкренләп юлларны ремонтлый башладылар.

- Без үзара салым программасы эшеннән бик канәгать, акчаны һәр елны тапшырдык, – дип сүзгә кушылды Наталья Ярхамова. – Бу бик яхшы эш. Узган ел Талкышка, зиратка юл ясадылар. Киләчәктә дә авылда урамнарны төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр.

Дөрестән дә, хәзерге вакытта авыл җирлегендә юлларга зур игътибар бирелә. 2017 елда үзара салым акчаларына Янсуар һәм Тегермән Тавы арасындагы Нырсы елгасы аша салынган күперне ремонтлаганнар, аның нигезендәге агач матчаларны алыштырганнар, вак таш җәйгәннәр, култыксаларны буяганнар, шулай ук Раевка авылында чишмәне төзекләндергәннәр, җирлектәге урамнарны, тыкрыкларны рәткә китергәннәр.

Узган ел халык акчаларны Нырсуар авылында зиратка кадәр 420 метр юлга вак таш җәяр һәм яңа дамба салу җыйган. Әмма битараф булмаган кешеләр табылган һәм күбрәк эш башкарылган.

- Бер якташыбыз, Каздорстрой” ААҖ хезмәткәре Валерий Николаев һәм әлеге предприятиенең генераль директоры Равил Гарипов безгә бик нык ярдәм итте. Аларның спонсорлык ярдәме акчаларына һәм быелгы средстволарга зиратка кадәрге 733 метр юл төзекләндерелде. Бу җирле халык өчен генә түгел, шушы авылдан чыкканнар, монда туганнары булганнар өчен дә зур эш, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов. – Бу елда да юлларны төзекләндерәчәкбез. Бездә халык бик актив. Без алар белән бергәләп Янсуарда Совет һәм Үзәк урамнарындагы юлларда, шулай ук Нырсуарда Куйбышев тыкрыгында проблемалы участокларны билгеләдек. Гомумән безнең идеялар һәм планнарыбыз бик күп. Программа гына эшләүдән туктамасын, без кызыксынган кешеләрне табачакбыз, һәм эшне дә оештырачакбыз.

Тагын башкарасы эшләргә килгәндә, бу беренче чиратта төзекләндерү мәсьәләләре. Элеккеге мәктәп бинасы территориясен коймалап алырга кирәк, хәзерге вакытта анда авылның иң кирәкле һәм мөһим оешмалары урнашкан – авыл советы, ФАП, полиция участогы һәм башкалар. Янәшәсендәге территорияне төзекләндерү дә комачауламас иде. Моннан тыш, Нырсуарда зиратка яңа койма куярга кирәк. Без авылдагы проблемаларны көчебездән килгәнчә хәл итәбез, монда безгә җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе дә ярдәмгә килә. Узган ел төзекләндерү эшләре белән шөгыльләндек – ике зур санкцияләнмәгән чүплекне юкка чыгардык. Тагын бер җитди проблеманы хәл иттек - күп кенә сукбай этләрне тоттык, алардан зарланучылар күп иде. Тагын шунысы куандыра, авылыбыз һаман да яши, монда яңа йортлар салалар, кеше хәзер шәһәрдә түгел, авылда яшәүгә күбрәк өстенлек бирә.

2018 елда Янсуар авыл җирлегендә урамнардагы юлларны төзекләндерүгә үзара салым программасы буенча планлаштырылган сумма йөз процент җыелган. Нәтиҗәдә, 122500 сумга республика бюджетыннан тагын 490000 өстәлгән.

Автор: Елена Зарипова, "Алга"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев