Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыю, тырыш егет ул Андрей

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер үзенчәлекле көн бар, ул – декабрь аенда билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне. Мәгълүм булганча, инвалидлар көне 1992 елда җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын һәм иминлеген яклау максатыннан гамәлгә куела

Нинди генә тормыш сынаулары алдында калсалар да, алар сынмый-сыгылмый, сер бирми. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала белә. Очрашулар, ярышлар, фестивальләрдә катнашып, үзләренең чиксез мөмкинлекләргә ия булуларын исбатлап киләләр.

Шәһәребездә яшәүче 23 яшьлек Андрей Кузьмин -  нәкъ менә шундыйларның берсе. Икенче төркем инвалид, ике кулының бармаклары гарип  булуга да карамастан, егет үзен рәсем сәнгате аша танытырга өлгерде. Рәсем ясау – аның яраткан шөгыле. “Энергетик” Мәдәният сараенда эшчәнлек алып баручы “Зәңгәр песи” рәсем сәнгате студиясенә Андрейны ике ел элек әнисе алып килә. Ул биредә шөгыльләнеп, күнекмәләр алып кына калмый, аның рәсемнәре төрле күргәзмәләрдә урын ала.

-Андрей башта миндә  куркып кына шөгыльләнә башлады, бернәрсә дә килеп чыкмас төсле тоелды аңа. Чөнки ул чыннан да рәсем сәнгатеннән ерак торган кеше иде. Ләкин мин аны дәртләндереп, кызыксындырып,  күңелеңә ошаган рәсемнәрне  кара, сайла, булдырасың, дип мотивация ясап килдем. Шөгыльләнүчеләр төркемендә ул - физик кимчелеге булган бердәнбер кеше. Әлбәттә, минем аңа карата караш башкаларга кебек үк. Шулай да ул үзенчәлекле: аны һәрдаим үсендереп тору, эшкә юнәлтү кирәк.  Шунысын да әйтик, бармаклары гарип булганлыктан аңа пумаланы дөрес тоту,  рәсемдә тигез линияләр ясау авыр. Ләкин  ул тырыша һәм бу эшне яратып башкара. Андрей  - бик эмоциональ шәхес. Андрей һәркемгә ачык. Моны мин гаиләнең, аеруча  әнисенең тырышлыгы дип саныйм, - ди  аның турында “Зәңгәр песи” рәсем сәнгате студиясе Лилия Кузьмина.

-Мин Андрейның ике картинасын быел Новосибирск шәһәрендә һәвәскәр рәссамнар арасында оештырылган “Чудесная страна” халыкара күргәзмәсенә җибәргән идем, эшләре II урынны алды, -ди остазы.

-Пейзажлар төшерергә  яратам. Үзем ясаган “Роза чәчәге”,  “Диңгез” картиналары белән горурланам, - ди Андрей.
Аны киңкырлы шәхес, дияргә була. Ул әле шигырьләр язу белән дә мавыга,  җырлый да, концертларда чыгыш ясый. Сәхнәгә беренче тапкыр чыгуы әбисе яшәгән Урта Баграж клубы белән бәйле. Аны чыгыш ясарга клуб хезмәткәрләре тарта. Күңелендә җыр, башкару сәләте булуын белеп, алар аны сәхнәгә чыгаралар.

Бу дөньяда һәркайсыбыз хыял, өмет белән яши. Андрей да шулай.
-Хыялым – үземне тагын да яхшырак эшләр, гамәлләр белән күрсәтәсем килә. 30 яшьлегемә шигырьләремне туплаган җыентык чыгару теләгем дә бар, - ди ул.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев