Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушаматлы югалмас. Ни өчен Кәпит Гәверләсе Шайтан Гәверләгә әйләнгән? "Керәшен сүзе"нең 25 еллыгы уңаеннан

Урта Баграж авылында без сигез Гурий идек. Безне бутамас өчен, барыбызның да үзенә генә туры килгән кушаматы бар иде. Җәбрәй Гурие - киң маңгайлы, вак бөдрә чәчле, җор телле, бераз сакаурак, Җәрми Гуриенең әтисе Ермолай исемле, Телсез Гурие - әтисе Петр исемле, чукрак-телсез кеше иде, Мәтүн Гуриенең әнисе Матрена исемле,...

Шайтан Гәверлә

"Шайтан" кушаматы Гәверләгә кино карарга баргач, суфлер будкасында йоклап калганнан соң бирелде.

Кино бетә, тамашачылар барысы да өйләренә таралалар. Клуб мөдире ишегенә йозак салып, өенә кайтып китә. Гәверлә берни сизми, тәмләп йоклый бирә.

Кинәт бер мәлне ул нәрсәнеңдер ипле генә мерелдәвенә һәм битенә ниндидер йомшак нәрсәнең кагылуына күзләрен ача. Шулчак аякларына басарга теләп кинәт күтәрелгәч, башын бик нык бәрә. Аңа кемдер китереп орды дип уйлый, һәм караңгылык эчендә ике яшькелт "ут" күреп, акырырга тотына. Гәверлә моның мәче к үзләре икәнен аңламый. Елый-елый акырып, мүкәләп сәхнә буйлап барганда башы белән стенага бәрелә. Аннары сәхнә читеннән залга мәтәлеп, ниндидер эскәмиягә юлыга. Чү, клубта түгелме соң ул? Менә тагын бер эскәмия. Тагын...

Ул төнне тынчу клуб эчендә ялгызы үткәрергә теләми, тимер ишекне әйләнә-тирәсендәге эскәмияләрнең берсе белән даң-даң кагып, сөрән сала башлый.

Күпмедер үткәч, урам каравылларга чыккан ике хатын клуб янына киләләр.

-Акырудан тукта, кем син?- ди хатыннарның берсе.

-Төн уртасында клубта шайтаннан бүтән кем акырсын, шайтардыр?.. - ди икенчесе.

- Җук, мин шайтан түгел, Кәпит Гәверләсе, - дигән тавыш ишетелә ишек аша. - Алла хакы өчен

коткарыгыз!

Хатыннар клуб мөдирен эзләп китәләр. Гәверлә елый-елый сөрән салуын дәвам итә. Клубтан аны таң алдыннан гына чыгаралар. Шулай итеп, Кәпит Гәверләсе Шайтан Гәверләгә әйләнә.

(№16 (54), 26 сентябрь, 1998)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев