Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңел бизәкләрен киндергә төшереп...

Алабуга районы керәшеннәре айлыгына багышлап, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә рәссам Виктор Селиверстовның “Штрихи к портрету” дип исемләнгән шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды. Үзәккә килүчеләр рәсем сәнгатенең төрле техника һәм юнәлештә эшләнгән 20дән артык хезмәтен күрә алалар.

Виктор Селиверстов талантлы рәссам буларак билгеле, ул Бөтенроссия Спас ярминкәсендә даими катнаша. Әлеге ярминкә ел саен Алабуга шәһәрендә үтә. Шулай ук, рәссамның эшләрен шәһәр, республика, төбәк күргәзмәләрдә һәм симпозиумнарда күрергә була. Аның хезмәтләре Татарстанның һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә урын алган. Рәссам картиналарында ат, бүре сурәтләрен, натюрмортлар, төрле шәхесләрнең портретларын күреп була. Аның Тукай әсәрләренә нигезләнгән театр декорацияләренә һәркем хозурлана ала. Ләкин рәссамның иң яраткан “эше” булып, үзе әйтүенчә, кулындагы пумаласыннан киндергә бизәк төшерергә ниятләгән мизгеле.

– Чиста киндер тукымага җаның нәрсә тели, шуны ясарга мөмкин. Аеруча портретлар ясарга яратам. Танышларымның, хезмәттәшләремнең һәм, хәтта, бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сурәтләрен кәгазь битенә төшерәм. Фотосурәтләрне карап һәм кешенең вакыт узу белән ничек үзгәрүен күзәтеп, кайбер яңа детальләрне күрү – балачагымдагы кызыксынуларымның берсе. Кечкенә вакыттан ук картиналарым аша матурлык тудырырга омтылдым. Бу миңа әтиемнән күчкән. Дәдәй белән бергәләп, әтиебезнең өй идәненә утырып, рәсем ясавын күзәтергә ярата идек. Эскизлар ясап, ул озаклап төрле баш киемнәре, туннар, толыплар текте. Театр өчен декорацияләр ясау осталыгына мин әтидән өйрәндем.

Беренче укытучым Мария Захарова рәсемнәремне һәрвакыт үрнәк итеп куйды. Әнием дә миңа терәк булды – кәгазьгә, буяуларга, карандашларга мохтаҗлык юк иде, – дип, балачагын исенә төшерде Виктор Александрович. Үзе әйтүенчә, әнисе картиналардагы кайбер төгәлсезлекләрне яки кимчелекләрне күрсәткән, ә хәзер аның киңәшчесе, илһамландыручысы – хатыны Гөлсинә. Алар 40 ел бергә гомер итеп, өч бала тәрбияләгәннәр. Рәсем ясауга сәләт балаларына да күчкән: кызы Лилия һәм кече улы Владислав рәсем сәнгате мәктәбен тәмамлаганнар. Җәй көне улы Владислав белән пенопласттан төрле декорацияләр ясау белән дә шөгыльләнгәннәр. “Кечкенә вакытта баланың сәләтен күреп, аны үстерү мөһим. Бу зур хезмәт таләп итә. Уңышның 99 процентын тырышлык тәшкил итә”, – дип өстәде рәссам.

Карандаш белән рәсем ясауга күбрәк вакыт бирүе әйтелде. Арылган вакытларда рәсем төшерә башлаган киндергә кагылмыйча торса да, бер генә атна да кулына каләм белән кәгазь алмый калган чагы булмый: “Иң мөһиме, илһам килүгә үк, идеяңне чынга ашырырга кирәк, чөнки ул онытылырга мөмкин. Шуңа күрә минем эш графигым гади кешеләрнеке кебек түгел. Алабуганың үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗиповага зур рәхмәт. Эш процессына комачауламыйча, иҗатым өчен барлык шартлар тудыра”, – ди рәссам.

Виктор Александрович рәсем сәнгатендә үзе өчен үрнәк итеп санаган шәхесләрне атады: “Яңарыш чоры рәссамнары Микеланджело Буонарроти, Рафаэль Санти һәм, әлбәттә, Леонардо да Винчи эшенә сокланам. Шул ук вакытта Перов, Брюллов, Левицкий һәм Айвазовский кебек рус рәссамнарының иҗатлары белән хозурланам. Хәзерге яшь рәссамнарга абстракциягә күчкәнче, реалистик рәсемнәр ясарга киңәш итәм”.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан рәссамнар берлеге члены, республика рәссамнары берлегенең пленэр-күргәзмә эшчәнлеге координаторы Антонина Елисова, вокал буенча халыкара бәйгеләр лауреаты, Виктор Александровичның якташы Надежда Игнатьева, Алабуга районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Чиркеева, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та катнашты.

Людмила БЕЛОУСОВА, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

– Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгебездә үз халкына тугры хезмәт итүче портретлар остасы Виктор Селиверстовның күргәзмәсе ачылуына шатмын. Виктор Александрович белән утыз елдан артык танышбыз. Күп еллар дәвамында төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашабыз. Портретларындагы кешеләрнең күз карашлары аеруча әсир итә.

Светлана ЧИРКЕЕВА, Алабуга районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры:

– Керәшен мәдәнияте айлыгы тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Соңгысы булмас дип ышанып калыйк. Виктор Александровичка иҗади уңышлар, яңа проектлар, сәламәтлек, төрле шәһәрләр һәм регионнар белән хезмәттәшлек телим. 

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Татарстанның атказанган артисты:

– Үзем өчен Виктор Селиверстовны рәссам буларак, яңа ачтым. Карендәшләребез арасыннан халыкка шундый профессионалларны күбрәк чыгарасы иде. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм кулы сузып, иҗади кичәләрнең ешрак үткәрелүен телим.

Тантанада Виктор Селиверстовның якташы Надежда Игнатьева тарафыннан музыкаль бүләк итеп “Гляжу в озера синие” җыры яңгырады. Шулай ук, Җырчы Җәкәү йортындагы “Тумар” вокаль-инструменталь ансамбле “Тәрбит такмаклары”н башкарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев