Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре" Татьяна Ефремова Tat Cult Lab 2019” музыкаль лабораториясе шоукейсында катнашты

Татьяна Ефремова концертта 2014 елда Копенгаген шәһәренең бер зоопаркында рәхимсез рәвештә үтерелгән Мариус исемле жираф турында җыр башкарды

19 ноябрь көнне Камал театрының Зур сәхнәсендә “Tat Cult Lab 2019” музыкаль лабораториясе шоукейсын тәкъдим итте. Шоукейс... Tat Cult Lab... Заманадан бераз калышкан, татар телендә генә сөйләшергә тырышкан кеше колагы өчен бу атама бераз сәер булып тоела. Заманча татар музыкасын булдыручы лабораториянең, тел мәсьәләсе кабыргасы белән куелган мәлдә, инглиз телендә аталуы, ирония белән әйткәндә, зур өметләр баглый... Интернетта бераз казынгач, шоукейсны – массакүләм мәгълүмат чаралары һәм бизнес-структуралар вәкилләренең игътибарын җәлеп итү максатыннан ясалган, киң тамашачыга билгеле булмаган яшь талантлар чыгыш ясаган музыкаль фестиваль, икәнен белдем. Менә ничек икән бит. Ярый, атамага бәйләнеп утырмыйк. Шоукейсның эчтәлегенә игътибарыбызны юнәлтик.

Залга кереп утыргач, килгән тамашачыларга күз салдым. Араларында ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Камал театры директоры Илфир Якупов кебек күренекле затлар да бар иде. Шунысы кызыклы, шоукейсның төп тамашачысы – ул яшьләр. Әйтерсең, яшьләр традицион концертлардан туйган, ниндидер яңалык эзләп җыр лабораториясенең экспериментын карарга килгәннәр. Үз җырларын татар телендә башкарырга, язарга теләгән музыкантларның, җырчыларның, чыннан да, бу бер төрле эксперименты булды. Эксперимент уңышлы булдымы соң? Концертларның уңышлы булуын ничек аңларга була? Әлбәттә, тамашачының үз-үзен тотышыннан, алкышларның көчле булуыннан һәм башкалар. Әгәрдә шул критерийлар буенча карасаң, шоукейс уңышлы килеп чыкты дип әйтергә була. Тамашачы һәрбер музыкантның чыгышыннан ләззәт алып утырды.

Шоукейс башланыр алдыннан тамашачы проектта катнашкан 16 музыкант турында видео карап үтте. Анда музыкантлар әлеге проектта нинди тәҗрибә алулары, үз эшләрендә яңа алымнар кулланырга өйрәнүләре турында сөйләде. 19 көн дәвамында музыкантлар кураторлары белән берлектә “Tat Cult Lab 2019” музыкаль лабораториясе кысаларында студияләрдә заманча татар музыкасы иҗат иткәннәр. Җыр язу өчен катнашучыларга кызыклы темалар бирелгән. Әлеге темаларга таянып алар 8 өр-яңа композиция әзерләгән. Болар - “Яңалыклар тасмасы турында җыр”, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышланган җырлар, “Сак-сок” әкияте буенча”, “Кабан күленә багышлау (“Кабал cool”), “Чәкчәкле киләчәк” яшьләр, яңа буын гимны, “Сөмбел” фильмы өчен саундтрек, “Жираф Мариус” спектакле өчен җыр. Шоукейста шул композицияләр тәкъдим иттелде.

Концертта махсус кунаклар – Эльмир Низамов белә Илгиз Шәйхразиев, Марат Taturas, Андрей Руденко һәм Tat Cult Lab 2018 ел җиңүчесе New Моң төркеме, Нурбәк Батулла чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197194/

Музыкантлардан кала концертта вокалистлар да чыгыш ясады. Шуларның берсе керәшен кызы – Татьяна Ефремова. Ул 2014 елда Копенгаген шәһәренең бер зоопаркында рәхимсез рәвештә үтерелгән Мариус исемле жираф турында җыр башкарды. Үз чыгышын башлар алдыннан Татьяна генетик авыру белән чирләргә мөмкин җирафның гомерен саклап калу өчен берничә вариант тәкъдим ителде, ләкин кеше үзен бар җанвардан да өстен күреп, иң рәхимсез юлны сайлады, дип сөйләде. “Миңа бу җырны башкаруы бик авыр. Сезгә дә авыр булыр”, - дип уйлыйм диде Татьяна. Шуннан соң, сәхнә куркыныч кызыл төс белән яктыртылды. Кискен тәмамланучы тавышлар, музыка, прожекторларның кызыл уты – болар барысы да тамашачы үзен уңайсыз хис итсен өчен эшләнелде. Гүя, без үзебез шул Мариус урынында булдык. Бер биюче төрле утлар белән янучы маскадан чыкты. Ул сәхнәдә ерткыч хайван образына керде.

Ә Татьянабыз, чыннан да, бу җырны эмоциональ яктан бик авыр башкарды.

Чын иҗат кешенең аңына юнәлдерелгән булырга, иң матур хисләр уятырга тиешле. Татар эстарадасында җырланучы тоссыз җырларның иҗат дип әйтелергә хакы бармы дигән уйлар туа. Яшь буынның чын иҗат булдырырга теләүләре дә шуннан килә инде. Мариуска багышланган җыр белән фестивальдә катнашкан музыкантлар кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек хисләрне өстен күрергә өнди. Заманча татар музыкасы шундый рольләрне үти икән, нигә соң аны кабул итмәскә!?

“Tat Cult Lab 2019” музыкаль лабораториясе шоукейсы ахырына якынлашкач, тамашачы “Афәрин” дигән сүзләр белән музыкантларны, вокалистларны аягүрә алкышлады, озак вакыт залдан чыкмыйча торды. Минем дә “афәрин” диясем килә. Җырлар өчен түгел,  кайбер композицияләрдә чагылдырылган мәрхәмәтле уйларга, хисләргә. Ә менә татар җыры буенча күп кенә сораулар килеп тула. Бу, чыннан да, татар музыкасы концерты булдымы соң? Минемчә, юк. Музыкантлар үз җырларында "Ай былбылым", "Ак калфак" кебек җыр мотивларын да өстәгәннәр. Әмма бу аларның композицияләренә бер генә дә татар җырларына хас моңны бирмәде. Җырлар матур, ләкин татарча түгел иде. Көнбатыш илләрдә киң таралган җыр агымнарына кушылуны, заманча татар җыры дип атау дөрес булыр идеме соң? Бу бары тик чит ил культурасын үзләштерү, аны өстенрәк күрү кебек кенә килеп чыга бит. Алда әйтелгәнчә, бу әле эксперимент кына. Иҗат эшендә кайнаган музыкантларга заманча татар җыры булдыру буенча уңышлар гына теләп каласы килә.

Фото: Салават Камалетдинов

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев