Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре - 2017” Екатерина Максимова: “Халкым йөзенә тап төшермәм”

"Кряшен чибяре - 2017" Екатерина Максимова: - Бу исемгә мин балачактан ук, кечкенә адымнар белән килдем. Мәктәптә укыгында "керәшен конференцияләрендә" катнашу салмак кына "Айбагыр" лагеренда вожатый булуга юл ачты, аннан соң "Бәрмәнчек"кә администратор булып эшләргә алып килде... 2010 елда әлеге конкурста катнашып, икенче урын яулаган идем. Ул вакытта кичергән шатлык...

"Кряшен чибяре - 2017" Екатерина Максимова:

- Бу исемгә мин балачактан ук, кечкенә адымнар белән килдем. Мәктәптә укыгында "керәшен конференцияләрендә" катнашу салмак кына "Айбагыр" лагеренда вожатый булуга юл ачты, аннан соң "Бәрмәнчек"кә администратор булып эшләргә алып килде... 2010 елда әлеге конкурста катнашып, икенче урын яулаган идем. Ул вакытта кичергән шатлык хисләрем әле дә хәтеремдә. Инде бүтән катнашмам, дисәм дә, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүемне күргән, белгән туганнарым һәм дусларым мине кабат үземне сынап карарга күндерделәр. "Керәшенлегең тулып ташып тора - сиңа моны дәлилләүче титул кирәк" диделәр. Шулай итеп, мин быел конкурска җиңү артыннан килдем. Конкурс таләпләре нык кына үзгәргән, күп көч куярга туры килде. Сәхнәгә мәктәп елларыннан бирле чыкканым юк иде инде. Шуңа күрә конкурсның беренче минутларыннан алып, соңгы секундларына кадәр бик дулкынландым. Көндәшләрем дә яхшы әзерләнгән бит!

Мин хәзер магистратурада укыйм, диссертация язам. Хыялым - керәшен орнаментларын кулланып, этник киемнәр коллекциясен чыгару. Бу эшләрнең язма проектлары бар инде. Алла бирса, нәтиҗәсен дә күрерсез.

Әлеге дәрәҗәле титулның акчасына кызыгып бармадым. Былтыр кызларга көмеш беләзекләр бүләк иттеләр, бик ошаткан идем, шуны аласым килә. Калганына, бәлки, борынгы дизайн белән алкалар ясатырмын. "Кряшен чибяре" исеменең никадәр җаваплы һәм дәрәҗәле икәнен бик яхшы аңлыйм. Халкым йөзенә там төшермәм.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев